Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Басылганнар эзеннән

Үзләрен чын модельләр итеп хис иткәннәр

“Авангард” газетасының 2012 елгы саннарының берсендә мине “Тәтешнең мини-миссы” матурлык конкурсы турындагы репортаж кызыксындырды.

(Тәтеш, 25 октябрь, “Тәтеш таңнары”).

Биш яшьтән алып унбер яшькә кадәр сигез кон­курсант эрудициядә һәм иҗади сәләттә көч сы­нашкан. Ун елдан соң әлеге чарага кагылышы булган тә­тешлеләрнең бу вакыйга турында нәрсә әйтә алуларын беләсем килде.

Рәзилә Сәгыйрова, бәйгедә катнашучы:
– Бу көн минем өчен бик мөһим булды. Мин һәр конкурска әзерләнгәндә бик дулкынланам, әмма әлегесе әзерлек буенча иң зур күләмлеләрнең берсе иде. Лилия Ильясовна Минневә­лиева вокал буенча җитәкче булды, ул миңа театральләштерелгән музыкаль номер куйды, анда педагогика көллиятенең музыка бүлеге һәм авыл хуҗалыгы техникумы сту­дентлары җәлеп ителде. Мин көн саен репетиция­ләргә йөрдем, визит карточкабыз белән видео яздырдык. Наталия Фролагина безне конкурс өчен фотога төшерде, шул мизгелдә мин үземне чын модель итеп хис иттем. Юлия Сергеевна һәм Сергей Юрьевич Арцыбашевлар бөтен эш белән җитәкчелек иттеләр. Юлия Сергеевна безгә бию куйды, шулай ук подиум буйлап йөрергә өйрәтте. Сергей Юрьевич безне гел дәртле мәзәкләр белән кәефебезне күтәрде, үзебезне ышанычлы тотарга ярдәм итте. Бу көн мәңгегә хәтеремдә калачак. Мин ул вакытта зур плакатлар әзерләгән әти-әниемә һәм сыйныфташларыма бик рәхмәтле. Мин бик шат идем! Әлеге конкурсны матурлык һәм матур күлмәкләр бәйгесе итеп кенә карарга ярамый, бу конкурс үзеңне белдерү һәм шәхесеңне ачу мөмкинлеге булып торды!

 

Маргарита Богян, конкурста җиңүче:
Конкурста катнашу минем өчен тормышымдагы иң якты вакыйгаларның берсе булды, һәм, әлбәттә, бу мизгелләр минем күңелемдә гомер буе сакланачак. Ул вакытта миңа җиңү бик авыр булып тоелды. Хәзер үз көчемне сынап караганыма бер дә үкенмим. Минем җиңүемнең төп өлеше – максатка омтылыш, тырышып әзерләнү һәм үҗәтлек. Мин репетицияләрдә бик нык арыганымны хәтерлим, ләкин аның үзем өчен кирәклеген аңладым.
Минем, барыннан да бигрәк, нык дулкынлануым истә калды. Бүләкләү вакытында нәрсә кичергәнемне сүзләр белән генә җиткерә дә алмыйм. Теләсә нинди конкурс – ул ниндидер яңа нәрсәгә өйрәнү. Барыннан да бигрәк үзең өстендә эшләргә һәм яңа ачышларга омтылырга кирәк! Иң мөһиме – катнашу гына түгел, ә уңышның иң югары ноктасына үрелү, җиңү өчен әзерләнү!

Зинаида Богян, кон­­курста катнашучының әнисе:
– Һәр кайгыртучан ананың хәзинәләр тартмачыгы бар. Анда алтын-бриллиантлар түгел (гәрчә берсе икенчесенә комачау­ламаса да), ә истәлекләр сак­лана. Монда кечкенә “клеенкага” буе, вакыты, үлчәме, кызмы яки малаймы икәнлеге язылган иң кадерле язма, балалар рәсемнәре, пластилин һәм кәгазьдән ясалган кул эшләре саклана. Әлеге әйберләрне караганда тартмачыктан җиңүче лентасын һәм таҗны алып карыйм һәм мине төрле хисләр биләп ала.
 “Мини-мисс-2012” – истә калырлык күренеш иде. Кызлар һәм әниләр ике ай дәвамында тектеләр, буядылар, уйлап таптылар, яздылар, репетицияләргә йөрделәр һәм әлеге конкурс белән янып яшәделәр. Шунысы гаҗәп булды, без үзебезне көндәшләр итеп хис итмәдек. Балалар һәм өлкәннәр баштан ук бер-берсенә ягымлы мөнәсәбәттә булдылар. Ританы хуп­ларга дип тәрбиячеләре “Каенкай”дан Ирина Александровна һәм Наталья Аркадьевна килде. Ничек ул аларны уңайсыз хәлдә калдыра алсын инде! 
Безнең иң уңышлысы Молдавия биюе булды. Күренешен үзебез уйлап таптык һәм аны берничә тапкыр үзгәрттек. “Талисман” хореография ансамбле солистлары һәм шаян Женька  безнең ярдәмчеләребез булды. Хәзер инде ул – юридик институт студенты Евгений Каляканов. Шулай ук костюмнарның матур булуы, бию композициясенең дәртле башкарылуы жюриларны битараф калдырмады. Тама­ша­чы­лар­ның озак кул чабуы – моның ачык дәлиле булды. Онытылмас тамаша зур хезмәт ияләре Юлия һәм Сергей Арцыбашевлар ярдәмендә тормышка ашырылды. Алар безне сәнгать юллары буйлап оста алып бардылар һәм көн саен тырыш хезмәтнең бүләкләнәчәген исбатладылар.
Кы­зымның тормышында тагын күп төрле конкурслар булачак, димәк, минем тартмачыгым яңа әйберләр белән ­тулыланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: по следам публикаций