Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Басылганнар эзеннән

Җырдан күңелгә җиңелрәк

“Авангард” газетасында 2012 елда басылып чыккан “Килдеш әбиләре” фольклор ансамбленең беренче уңышы турындагы язманы укыдым.

(Тәтеш, 8 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).

Бу күңелле вакыйга “Балкыш” республика фестиваленең гала-концертында булган, анда авыл хатын-кызларына лауреат Дип­ломнары һәм акчалата призлар тапшырганнар. 


Еллар узганнан соң хатын-кызлар кол­лективының иҗаты турында ансам­бльнең җитәкчесе Ирина Николаева һәм анда катнашучы Нина Исаева сөйләде. 

Нина Исаева, авыл хуҗалыгы  производствосы ветераны:


– Теләсә нинди бәйрәм вакытларында әбиләрнең һәм әниләрнең җырлавын үземне белгәннән бирле хәтерлим, шундый күңелле, шундый дус иделәр, аларның тавышлары бөтен өйгә таралды, ә инде бу урамда башкарылса, моңлы авазлар әйтерсең лә турыдан-туры һавага таралды. Нигәдер гармунда уйнамый иделәр, аккомпанемент булмады, бары тик тавышлар гына. Гармун көе бары тик клубта бию кичәләрендә генә яңгырады. 
Колхозда эшләгән чакта, то­варлыклы-сөтчелек фермасына баруы ерак иде, юлны җыр кыскартты. Люба Исаева көйләп җибәрә, Татьяна Канаева кушылып китә, аннары мин дә инде аларга кушылып киткән чаклар да булды. Эштән соң өйгә кайтканда да җырладык, моңардан күңел җиңеләеп китә һәм гәүдәдә дә ниндидер җиңеллек барлыкка килә иде.  

 


Дусларым белән бергә ансам­бльдә катнашырга миңа ул чакта авылыбызның мәдәният йорты директоры Ирина Николаева тәкъдим итте, мин инде пенсиядә идем. Без клубка килдек, кабатладык, кайбер җырларны мин белми идем, өйрәндек. Беренче тапкыр Буага “Балкыш” зональ фестиваленә, аннары Казанга бардык. “Берәү белән таныштым” дигән шаян җырны башкардык, аны бары тик Килдештә генә беләләр. Чыгышыбыз барысына да ошады, озак итеп алкышладылар, күңелгә рәхәт булды. Без концерт залының фойесында йөргәндә кешеләр мордва киемнәребез хакында кызыксынып сораштылар, истәлеккә фотога төшәргә теләк белдерделәр.    
Әле тагын без Лаеш районының Никольски авылына “Уйна, гар­мун”га бардык, анда Анастасия һәм Захар Заволокиннарны очраттык. Безнең җырлавыбыз аларга ошады, алар видеоязма эшләделәр, аннары аны берни­чә тапкыр телевидениедән дә күрсәттеләр. 
Ул вакытларны хәзер җылылык белән искә алам, безгә бергә кызык иде, үзебезнең районда да чыгыш ясадык, безне башкалар да чакырдылар. Мордва, рус телендә җырладык, көйләр төрлечә – тормышның үзе кебек, күңеллесе дә, моңсуы да бар иде. 

Ирина Николаева, ансамбльнең җитәкчесе:
– Минем Катя апа Улановадан калган җыр китабым бар иде. Сүзләре булса да, көйләрен белмәдем. Һәм мин авылдагы әбиләрдән җырлауларын үтендем, алар беренче-икенче куплетны җырладылар, ә мин аларны видеога төшердем. Бервакыт “Бураново әбиләре” ансамбленең чыгыш ясавын күрдем һәм Килдеш әбиләре тагын да яхшырак ләбаса, дип уйлап куйдым. Аларга ансамбль оештырырга тәкъдим иттем, шунда ук ризалаштылар. Үземнең артистлар өчен киемнәр эзли башладым: Кадышта сандыктан тукыма табып алдык, итәкләр тектек, элекке кофталарны, чабаталарны таптык – менә шулай ­киендек.      
Алар белән һәр пәнҗешәмбедә кабатларга йөрдек, утыралар, җырлыйлар. Җыр ­китабыннан да алдык, алар үзләренекен дә тәкъдим иттеләр, репертуар­ны үзебез сайладык. “Балкыш” конкурсына беренче тапкыр Таня апа Канаева белән бардык, ә икенчесендә инде Роза әби Мамкина белән. Аннары акчалата премиягә без артистларымның сурәте белән стенд ясатырга бирдек. Ансамбль “Валда шинясь” республика фестиваленең даими катнашучысы булды.   
Миңа алар белән эшләве җиңел, һәрбер әби үзенчә кабатланмас тавышлы иде. Мин әле кыз чагымда ук аларның фермадан ничек итеп җырлап кайтуларын ишеткәнем булды. Ансамбльнең һәрбер катнашучысы да хезмәт сөючән, киң күңелле, ягымлы, тормышка гашыйк. Минем үземә дә алар белән җырлавы чын күңелдән рәхәт булды. Мин алардан күп нәрсәләргә өйрәндем, аларның зирәклеген бәяләп бетерүе читен, алар белән очраштырганга мин язмышка рәхмәтле.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: по следам публикаций