Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Һавада да, җирдә дә бәрелеш барган

Курск сугышы Бөек Ватан сугышында аерым урын алып тора. Ул 1943 елның 5 июленнән 23 августына кадәр дәвам итә.

 (Тәтеш, 23 август, "Тәтеш таңнары", Галина Таҗетдинова (автор фотосы) ).  Анда ике миллионга якын кеше, алты мең танк, дүрт мең очкыч катнаша. Бу тарихта иң зур танк бәрелеше була, анда безнең район кешесе Михаил Якушкин да катнаша.

Унҗиде яшьлек пролейкашалының хезмәт урыны 33нче Гвардия миномет полкында үтә. Ветеран өчен Курск буйлап хәрби хәрәкәтләр, Бөек Ватан сугышының иң авыр хатирәләре буларак уелып калган. Дошманның “Цитадель” операциясенең максаты  Курскка һөҗүм ясап совет гаскәрләрен чолгап алу һәм ил эченә үтеп керү була. Гвардиячеләрне вакытлыча Кыр фронтына бары тик бер атнага беркетәләр, ләкин бу җиде көн чын тәмугка әйләнә. “Әлеге вакыт эчендә без кояшны күрмәдек: һавада да, җирдә дә бәрелешләр барды. Күктән авиабомбалар гына түгел, атып юк ителгән самолетлар да егылып төште. Тирә-юньдә – колак тондыргыч гөрелте, төтенләп торган ватык техника өемнәре, гаять зур чокырлар, кычкырыш һәм яралыларның ыңгырашкан тавышлары”, – дип искә ала ветеран әрнүле тавыш белән. Ләкин боларның барысы да юкка гына булмый. Безнең гаскәрләрнең батырларча көче ярдәмендә нәкъ тә менә биредә сугыш тәмамлануы алдан хәл ителә, армия һөҗүмгә күчә. Ефрейтор Якушкин 2нче Украина фронты гвардиясе составында үз Ватанын һәм башка илләрне илбасарлардан азат итә. Ул Висла өчен бәрелешләрдә күп кенә сугышчан дусларын югалта, аны көчәйткән өчен II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Ветеранның күрсәткән каһарманлыгы һәм хәрби бурычларны уңышлы үтәгәне өчен “Варшаваны азат иткән өчен”, “Сугышчан хезмәтләре өчен”, “Берлинны алган өчен” медальләре, Жуков медале һәм башка бүләкләре бар.

Михаил Дмитриевич тыныч тормышта 38 ел ветеринар булып хезмәт куя. Теләсә нинди һава торышында һәм тәүлек әйләнәсенең теләсә кайсы вакытында ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләргә булышлык күрсәтә. Сугыш ветераны намуслы хезмәте өчен районның Мактау грамоталарына ия, республика дәрәҗәсендәге бүләкләре дә бар. Авылдашлары аның хакында белемле белгеч, тыйнак һәм тәртипле, һәрвакытта ярдәмгә килергә әзер кеше буларак җылы итеп сөйли. 

Әлеге сүзләрне балаларына карата да әйтергә мөмкин. Улы Николай Якушкин, Татар агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты ректоры, эше күп булуга карамастан, әтисе янына еш кайта, аның сәламәтлеген һәм үзен ничек хис итүен кайгыртып тора. Кызы Валентина, медицина хезмәткәре, шулай ук Ульяннан кече ватанына еш кайта. Яшь буын – легендар бабай өчен шатлык. Элекке сугышчы, үрнәк әти һәм яхшы күңелле кешенең рух күтәренкелегенә сөенәсе генә кала.
  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев