Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Авыл сулыши

Сөендек авылы кешеләре “Хәтер урыны” проекты кысаларында “Чиста обелиск” дигән ватанпәрвәрлек акциясе оештырганнар.

(Тәтеш, 10 декабрь, “Тәтеш таңнары”). 

Сөендек авылы кешеләре “Хәтер урыны” проекты кысаларында “Чиста обелиск” дигән ватанпәрвәрлек акциясе оештырганнар. Алар Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлары хөрмәтенә куелган һәйкәлнең тирә-ягын чистартып, тыныч тормыш өчен якташларына ихтирам һәм рәхмәт хисләрен белдергәннәр.

Алабирде авылыннан Рамил Зәйнуллин (фотода уңда) һәм Альмир Гайнетдинов (фотода әти-әнисе белән) армиядән кайттылар, дип редакциябезгә хәбәр иттеләр авыл кешеләре.
– Солдат егетләр әти-әниләрен, туганнарын, дусларын сагынып, безнең ышанычны аклап, бик әйбәт хезмәт итеп кайттылар. Изге теләкләр әйтеп, әле генә озатып калган идек. Вакыт тиз уза. Без, алабирделәр, аларның кайтуына чын күңелдән шатландык, – диде мәдәният хезмәткәре Алсу Шаһиәхмәтова.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Олы Тарханның “Тү­гәрәк күмәч” балалар бакчасында “Аулак өй” дип исемләнгән чара уздырылган.
– Балаларга борынгы гореф-гадәтләрнең, йо­лаларның үзенчәлекләре турында өйрәтәбез һәм аларны чаралар рәвешендә сабыйларның күңеленә салып калдырырга тырышабыз. Аулак өйне үткәргәндә сабыйлар бик шатланып татар халык уеннары уйнадылар, “Әпипә” биюен башкардылар, җырладылар”, – диләр балалар бакчасы педагоглары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев