Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Бабаем Сәлахов Га­рәфетдин Сә­лахетдин улы ихтирамга лаек

Бабаем Сәлахов Га­рәфетдин Сә­лахетдин улы 1919 елда Келәш авылында туган.

(Тәтеш, 12 декабрь, “Тәтеш таңнары”, Энҗе Саттарова, Келәш авылы). Бабаем Сәлахов Га­рәфетдин Сә­лахетдин улы 1919 елда Келәш авылында туган.

 Армиядә 4 ел хезмәт иткән һәм кайтырга вакыт җиткәч, 1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башланган. 
Бабай зенитчы бул­ган. Воронеж һәм Көн­чыгыш Пруссиядә бар­ган сугышларда катнашкан. Бәрелешләр вакытында бер аягын өздергән, шулай ук башы яраланган. 1942 елда туган ­авылына кайткан. 

– Ул бик тырыш иде, күп эшләрне бик оста башкарды һәм авыл картларына булыша иде: мичләр чыгарды, киез итекләргә олтан салды, – дип искә ала әбием Фәридә үзенең әтисе хакында. 

Бабаем районыбызның Тормы авылыннан Галимә исемле кыз белән очрашып йөргән һәм алар гаилә корып җибәргәннәр. Тату гомер кичереп, өч кыз, өч ир бала үстергәннәр. Гарәфетдин бабай 1992 елны вафат булган, ә әбиебез Галимә 1995 елны бакыйлыкка күчкән. 

Без гаиләбездәге һәркемне хөрмәт итәбез, чөнки алар безнең нәселдә эз калдырган, тырыш хезмәтләре, Җиңүне якынайту өчен көчләреннән килгәннең барын да башкарган ихтирамга лаек якын кешеләр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев