Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

“Бабам белән горурланам”

Алар мәңгегә безнең хәтердә яши.

(Тәтеш, 28 май, "Тәтеш таңнары"). “Редакциягә Ульянов­ский­ның район суды хезмәткәре Валентина Дубининадан үзенең бабасы турында язган хат килде.

Минем әни ягыннан карт бабаем Егоров Андрей Филиппович (1901-1991) Татария АССР Тәтеш районы Югары  Тархан авылында туган. Сугышка кадәр Анна Яковлевна Филипповага өйләнгән. Аларның биш баласы туган.

Татария АССР Югары Тархан районы хәрби комиссариаты тарафыннан армиягә чакырылган (чакыру көне турындагы мәгълүмат сакланмаган).
Сугыш аенда барган бәрелеш­ләрдә Андрей Филипповичның сул кулындагы бармаклары өшегән. Хәрби госпитальдә аларны кисәргә туры килгән, ә кызыл­армияче Егоров 1942 елда комиссовать ителгән.

Туган авылына, гаиләсенә икенче төркем инвалид буларак әйләнеп кайткан. 1957 елның мартында аны Югары Тархан авыл Советы депутаты итеп сайлаганнар, аның рәисе булып эшләгән.

Безнең карт бабай буш вакытында үзенең зур гаиләсе өчен итек басу белән шөгыльләнгән. Сүз уңаенда, әлеге һөнәрен ул үзенең улы, минем бабайга да өйрәтеп калдырган. Карт бабаем I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Аның өлкән улы Архип Егоров (1924 елда туган) – шулай ук армиягә чакырылган. Аның шуннан соңгы язмышы безнең гаиләгә билгесез. Ул хәбәрсез югалган дип танылган. Фронтовикның калган балалары ата-аналары үрнәгендә тырыш эшчәннәр булып үскәннәр: эшче һөнәрләр үзләштергәннәр. Уллары Александр Ульяновскийдагы механика заводында инженер булып хезмәт куйды. Өлкән Егоровларның  8 оныклары һәм 17 оныкчыклары үсте. Мин үземнең карт бабаем белән горурланам, ул сугышчы да, зур гаиләнең башлыгы буларак та үзенең бурычын үтәгән”, – дип яза Валентина ­Дубинина.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев