Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Балалар сәнгать мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган күргәзмә оештырылды

Анда Ватанны саклаучылар портретлары, Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләре белән бәйле сюжет композицияләре тәкъдим ителгән.

(Тәтеш, 17 февраль, “Тәтеш таңнары”). 3 февральдән алып 25 февральгә кадәр балалар сәнгать мәктәбе фойесында Ватанны саклаучылар көненә багышланган сәнгать бүлеге укучыларының иҗат эшләре күргәзмәсе оештырылды.

Укытучылар Кузнецова Д.И., Гафарова Н.В., Яшина М.В. җитәкчелегендә 1-4 нче сыйныф укучылары төрле техникаларда башкарылган кызыклы тематик эшләрне күрсәттеләр.

Кече яшьтәге балаларда хәрби техника сурәтләнгән, өлкәннәрдә Ватанны саклаучылар портретлары, Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләре белән бәйле сюжет композицияләре тәкъдим ителгән.

Бөек Ватан сугышы герое Дряничкин Михаил Ефимович, Чечен сугышы герое Якимов Александр Викторович, Әфганстандагы сугыш герое Илюшкин Геннадий Леонтьевичның акварель портретлары аерым урын алып тора.

Күргәзмәдә балчыктан эшләнгән эшләр тәкъдим ителгән. Күргәзмә барлык яшь төркемнәре һәм категорияләре өчен дә кызыклы, ул патриотик сыйфатлар, үз ватаныңа мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлтелгән.

Эндже Газизова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X