Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Батыр юбилее

Чинчуринода туган Михаил ­Ефимович Дряничкин – Советлар Союзы Герое.

(Тәтеш, 9 декабрь, "Тәтеш таңнары, Лина Тихонова). Аңа 4 декабрьдә 110 яшь тулыр иде. 1931 елда хәрби хезмәткә чакырыла. Яшь егет кече командирлар мәктәбендә укуын тәмамлаганнан соң, туган якларына кайта. 

Тәтешле районда Осоавиахим бүлегендә, аннары “Ашлык әзерләү” конторасында эшли. Илгә шундый кадрлар кирәк була, һәм Михаил Ефимович 1935 елда янә Кызыл Армиягә чакырыла. Ә 1939 елда совет-фин сугышы башлана, якташыбыз анда үзен оста сугышчы буларак күрсәтә. Командование аның хәрби сәләтен бәяли һәм пехотаның офицерлар составын камилләштерүнең Югары ату-тактик курсларга юллый. 
Михаил Дряничкин капитан исемен алып, 1943 елның февралендә  Бөек Ватан сугышы фронтларында фашистларны юк итә башлый.

Ул Бөек Җиңүне кү­рер­гә өлгерми кала.  Аның командалыгындагы  батальон Польшадагы Одер елгасын кичеп чыккан чакта Ватан сакчысы өчен 1945 елның 31 гыйнвары соңгы көн була. Сугышчылар сул як ярдагы плацдармны чолгап алып, дошман көченә каршы һөҗүмне кире кайтара. 

Михаил Ефимовичның әлеге сугышта башы каты яралана һәм ул шул килеш 10 сәгать дәвамында барган бәрелешкә җитәкчелек итә. Һәм шул ук көнне алган яралардан  һәлак була.

Михаил Ефимович Дряничкинга, үлгәннән соң, 1945 елның 10 апреленнән СССР Югары Советы Президиумы Указы белән Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ул Ленин, Александр Невский орденнары, медальләр белән бүләкләнә. 

Тәтешле Катовице шә­­һәрендәге совет сугышчыларының туганнар каберлегенә җирләнгән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев