Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Батырлар истәлеген хөрмәтлибез

Митинг Бер минутлык тынлык белән башланып китте

(Тәтеш, 12 декабрь, "Тәтеш таңнары). Тәтеш районында, сигез Советлар Союзы Герое һәм биш Дан орденының тулы кавалеры кече ватанында, 9 декабрьдә якташларын, батырлар-җиңүчеләр буларак тарихка кереп калучыларны искә алдылар.

Митинг Бер минутлык тынлык белән башланып китте. Район башлыгы урынбасары Евгений Курков сугыш елларындагы кебек, шулай ук тыныч вакытта да батырлыклар эшләгән Россия Батырларына ихтирам һәм рәхмәт хисләрен белдерде. 

Районның хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин чарада катнашучыларны бабаларының һәм әтиләренең батырлыгына лаек­лы булырга, чын патриотлар булып калырга өндәде.  

Митингта Дан орденының тулы кавалеры Зотов Николай Ивановичның тол калган хатыны 93 яшьлек Екатерина Александровна да катнашты. Илебез өчен авыр һәм шул ук вакытта героик вакытларны үз башыннан кичергән тәтешлегә ихтирам һәм рәхмәт йөзеннән бүләк белән чәчәк гөлләмәсе ­тапшырылды.

Һәлак булучыларның барысына да олы хөрмәт буларак, мәңгелек утка – чәчәкләр, обелискка тантаналы истәлек гирляндасы ­куелды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев