Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

“Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылап”

Балалар сәнгать мәктәбендә шулай дип исемләнгән чара булып узды.

(Тәтеш, 17 октябрь, "Тәтеш таңнары", Михаил Гордеев).  Чараны оештырган һәм алып барган музыка бүлеге укытучылары Лиана Гомәрова белән Юрий Угаров кунак­ларга танылган сугышчан җырларның килеп чыгу тарихы турында сөйләде. Сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары оркестры башкаруында “Зәңгәр яулык”, “Караңгы төн”, “Землянкада” һәм башка көйләр яңгырады, ә оркестр музыкасын яратучы ветераннар хоры, пенсионерлар Берлегенең җирле бүлек әгъзалары сәнгать мәктәбе укытучылары белән бергә аларга кушылып ­җырлады. “Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан без бергәләшеп иҗади очрашуларны даими үткәрәчәкбез, шуңа күрә саубуллашмыйбыз, ә “яңа очрашуларга кадәр” дип әйтәбез”, – диде кунак­ларга балалар сәнгать мәктәбе директоры Екатерина Баландина кичәне тәмамлаганда.

ТРда Россия пенсионерлар Берлегенең җирле бүлек рәисе  Нина Новикова очрашуны оештыручыларга чара азагында  рәхмәт сүзләре белдереп, “Чәчәк үстерү һәм төзекләндерү” район бәйгесенең нәтиҗәләрен әйтте, аның  йомгак­лары буенча 4 номинациядә җиңүчеләр: шәһәрлеләр Наталья Кузнецова, Анатолий Угаров, Галина Ваньчушкина, Гөлфия Вәлиева, Тамара Гомәрова, Татьяна Яндаева, Тать­яна Ногуманова, олышәмәклеләр Галина Югушева, Николай Эккемеев, Олы Тормыдан Саимә Шәйхетдинова Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән билгеләп үтелде. 
Дүрт дип­ломант Килдештә Өлкәннәр көне уңаеннан узган чара барышында бүләкләнде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев