Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Бибинур әбинең яшьлеге авыр елларга туры килгән

Рәсемдә: Тыл эшчәне Бибинур әби Салихҗановага район башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев “Җиңүнең 75 еллыгы” юбилей медален тапшыра. / Фото: Халидә Галиәкбәрова

(Тәтеш, 10 апрель, «Тәтеш таңнары», Сания Сәмигуллина). “Авылдашым Бибинур әбигә медаль биргәнне ишеткәч, шатлыгын уртаклашырга булдым. Мин кергәндә, радио тыңлап,дөнья яңалыклары белән танышып утыра иде.

Ул хәзер сеңелесенең кызы Халидә белән кияүләре Рәис Галиәкбәровлар гаиләсендә
тәрбияләнә. Сүз уңаеннан, ул аларга ихтирамын һәм күңелендәге изге теләкләрен җиткерде. Шулай ук Зур Әтрәчтәге күршеләрен, туганнарын, шәфкать туташы Миләүшә апа Минәеваны, шулай ук әти-әнисе ягыннан дәү әниләренең Алабирде  вылыннан булуларын, гомер буе аралашып яшәүләрен дә сагынып искә алды, – диде Алабирде урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Заһидуллина. – Өсте- башы, урын-җире чиста һәм ак, тәрбиядә яшәүче 88 яшьлек әбинең хәтеренә сокланмый мөмкин түгел. Мәктәп елларындагы имтиханнарны да, яшьлек елларындагы урман кисүләрне, торф чыгаруларны,
сугыштан соңгы еллардагы колхоз эшендә тырышып хезмәт куюларын бар ваклыкларына
кадәр сөйләде. Аның белән сөйләшеп утырганда, үзе белән бер яшь булган минем туганнарым: Исламия апаны, Факия апаны, Нурдидә апаны, ә Тәскирә апа белән “сөйгәнем”
диешүләрен эчке бер җылылык белән искә алды. Шулай ук Молотов урманындагы авыр
эшне, ачлык-ялангачлыкны әрнеп уртаклашты”.
Кыскасы, Бибинур әбинең яшьлеге авыл елларга туры килгән. Шулай да кыенлыклар да, хезмәт “камчысы” да аны сындыра алмаган. Ул тормыш иткән, эшләп көн күргән. “Кияргә кием юк, норма үтәмәсәң, көнлек ризык та эләкми, менә шул вакытлардан да исән калдык, хәзерге рәхәт тормышның кадерен белегез!” – дигән киңәшләрен дә бирә тыл эшчәне. Гомер буе тырышып көч куйган хезмәтләрен онытмыйча, өлкән буынны хөрмәтләп медаль
белән бүләкләгәннәре өчен Бибинур әби ил, республика, район җитәкчелегенә тирән хөрмәтен җиткерә. “Тәтеш таңнары” гәҗите килүен түземсезләнеп көтеп алам, аны яратып укыйм”, – ди ихлас итеп Бибинур әби Салихҗанова.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев