Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Дошман уты астында Днепр аша

    Советлар Союзы Герое, Тәтеш районы Максимовка авылында туган Михаил Рыжовка сугыш тәмамланганнан соң газиз җиренә кайтырга насыйп булмый.

    (Тәтеш, 27 февраль, «Тәтеш таннары»,  Елена КАЛАШНИКОВА, материал Тәтеш ягы тарихы музее филиалы – И. Я. Яковлев  Мемориаль музее материаллары буенча әзерләнде).  Зур булмаган авылның хисапчысы, совет-фин сугышында катнашу­чы фронтка киткәндә хатыны, кызы белән очрашуга ышана, улы 1941 елда, Михаил туган нигезеннән еракта чакта туа.

    Солдат үзенең беренче сугышчан бү­ләген Воронеж фрон­тының Сумско-Прилукск һө­җүм опе­рациясендә катнашкан өчен ала. Өлкән сержант – 161нче укчы дивизиянең 565нче укчы полк отделениесе командиры, 40нчы армия­нең автоматчылар төркеме составында ут транспортлары разведкасында һәм Полтава өлкәсенең Лохвицк районы Песочки авылы янында дошман көчен юк итүдә катнаша. Михаил Рыжов ут ноктасын күзәтеп таба һәм аңа гранаталар ыргыта. “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Солдатлар 1943 елның 23 сентябренә каршы төндә сугыш­чылар белән дошман уты астында көймәдә отделение командиры җитәкчелегендә Черкасск өлкәсенең Каневск районы Луковица авылы тирәсендә Днепр аша кичәләр. Алар немец пулеметчыларын ышыклану урыныннан бәреп чыгаралар һәм, уң ярдагы плацдармны басып алып, аны полк подразделениесе килгәнчегә кадәр тоткарлап торалар. Михаил Григорьевичка 1943 елның 23 октябрендә Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ул шулай ук Ленин һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә. Сугыш аның өчен 1945 елның 9 маенда тәмамланмый. Солдат Максимовкада кыс­ка вакытлы отпускта бу­ла, ә аннары бандеровчылар белән көрәшер өчен Украинага китә. Әҗәл шунда сагалап торган була да инде. Үлем кылы өстендә ничәшәр тапкыр була, ә пулялар, әйтерсең лә сүз куешкандай, аңа кагылмый үтәләр. Ләкин бәхет дигәне аңа хыянәт итә, һәм шуларның берсе Җиңүдән соң бер ел үткәч диярлек батырны үлем хәленә китерерлек итеп яралый. Михаил Рыжов Украина ССРның Ивано-Франковск өлкәсе Городенка шә­һәрендә җирләнә. 

    Аның туганнарына 60нчы елларда Ивано-Франковск өлкәсенең мәктәп укучыларыннан мондый эч­тәлектәге хат килә: “Сезгә 2нче Городенка мәктәбе укучылары яза. Ниһаять безгә Советлар Союзы Герое, безнең шәһәрдә җирләнгән М. Г. Рыжовның туганнарын эзләп табу насыйп булды. Сезгә шуны җиткерәсебез килә, аның каберен чис­тартып торабыз...”. Хат язышу шулай баш­лана. Геройның тол калган хатыны Екатерина Ильиничнага һәм улына иренең, газиз әтисенең каберенә бару насыйп була.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: