Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Гаилә ядкарьләре нәрсә сөйли

Район гәҗите редакциясендә “Алар Җиңү белән кайтты” китабына төзәтмәләр кертү өчен гаризалар кабул итү өстендә көндәлек эш алып барыла.

(Тәтеш, 14 декабрь, "Тәтеш таңнары", Динә Мансурова, фото Адаевлар архивыннан). Исегезгә төшерик, Хәтер китабы томын чыгару ТР Министр­лар Кабинеты тарафыннан ки­ләсе елга планлаштырылган.

Өй архивларында сакланган документлар белән килгән тәтеш­ле Гөлия Адаева гаризаны ире исеменнән тутырды һәм каенатасы турындагы мәгълүматларга өстәмәләр кертте. “Сугыштан өйләренә исән-имин әйләнеп кайт­кан тәтешлеләр исемлеге турында гәҗиттә укып, без гәҗит сайтында якын кешебез хакындагы мәгълүматны таптык һәм редакциягә килергә ашык­тык. Документлардан аз нәрсәләр генә сакланып калган. Бары тик сугышта төшкән фоторәсем, бүләкләр турындагы таныклыклар, талоннар китабы һәм тимгелләнгән, саргайган тагын берничә белешмә бар”, – дип күрсәтә Гөлия Мөнир кызы. 

Тәтеш шәһәренең Пролетар урамында яшәгән Адаев Хәмидулла Кәлимулла улы, грамотадан карап ачыкланганча, аңа 2 елның 2 бишьеллыгы ударнигы дигән мактаулы исем бирелгән, ә бу 1933-1937 еллар, сугышка кадәр машина-трактор паркында эшләгән. Хәрби хезмәткә 1941 елның 28 декабрендә чакырылган. Документлар рас­лаганча, 109нчы танк бригадасында өлкән сержант буларак хезмәт иткән. Сугышта мина кыйпылчыгы Хәмидулла Адаевның уң кулын яралый, бармак сөяген өзә. 

Контузия алу нәтиҗәсендә тулысынча диярлек ишетми башлый. Аның яралануы турында 1942 елның 28 сентябрендә язылган 34402нче санлы эвакуация госпитале мөһере белән документ раслый. Фронтовик өенә кайт­кач, Тәтештәге РПСның район универмагында хезмәт куя. Ул 1982 елда вафат була.

Туганнарына ул сугыш турында күп сөйләмәгән. Аның бердәнбер улы Илдус Хәмидулла улы әтисенең бары тик Курск өлкәсендәге бәрелешләр хакында сөйләвен генә хәтерли. Һәм әле тагын аның фронтта һәркем дә өенә хәбәр җибәрә алмады, дигән сүзләре истә калган.
“Безнең туйга кадәр бер ел яши алмады, еш авырды, – дип уртаклаша редакциябез кунагы. – Оныклары Руслан белән Эльвира туганны белми калды. Ике оныкчыгы үсә. Безнең өчен шатланган булыр иде”.

Гөлия Мөнир кызы безнең белән саубуллашканда, болай диде: “Сезгә әлеге документларны китергәч, йөрәгем тынычланып китте. 

Сез аерым бер гаилә һәм шулай ук бөтен ил тарихы өчен зур эш башкарасыз”.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев