Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Җиңү көнендә үз гаиләсен корган

Нурмөхәммәт Вәлиулловны халык хезмәт сөючән, гадел кеше буларак хәтерли.

Бөек Ватан сугышы ветераны Нурмөхәммәт Вә­лиуллов 1918 елда Үтә­мештә туган. Катлаулы вакытлар булган. Гражданнар сугышы барган. Кечкенә чактан ук ачлыкны күргән. 3 яшендә әти-әнисен югалткан, аны олы абыйлары тәрбияләп үстергән, шуның икесе сугыштан әйләнеп кайтмаган. 1941 елда авыл кешесен Кызыл армия сафына чакырганнар. Өч ел Белоруссиядә сугышкан, шул исәптән Захаров бригадасында партизан отрядында сугышкан. Витебски,  Орши янындагы тимер юл диверсияләрендә фашист составларын шартлатуда катнашкан. 1944 ел башында каты бәрелешләрнең берсендә Нурмөхәммәт Вә­лиулловның сул кулы каты яраланган. Дәваланганнан соң аны комиссовать ит­кәннәр. Туган җиренә кайткан. Һәм  тырышып эшли башлаган. Нурмөхәммәт Фәйзулла улы гаиләсе белән Берлек поселогында яшәгән, ферма мөдире, Жуковода бригадир булып эшләгән. 7 ел дәвамында бер үк вакытта управляющий, бригадир, ферма мөдире булган, ә чәчү һәм урак вакытында ындыр табагында мөдир булган. Ветеран II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән. Ул 2007 елның 30 октябрендә вафат булган.
Улы Насыйх Вәлиуллов искә ала:
–  Әти үзенең гаиләсен бик яратты. Чөнки ул үзенең әти-әнисен бик иртә югалткан, гаилә учагын кадерләде. Алар әни белән туйларын Җиңү көнендә, 9 Майда, уздырганнар, шулай булгач бу бәйрәм безнең гаилә өчен икеләтә кадерле. Балачакта мәшәкатьләр күп булды, әти безгә эш куша иде, ул эшсезлекне яратмады, таләпчән булды. Без бакчага яшелчәләр күп утырттык, түтәлләрне эшкәрттек, продукцияне сатуга тапшырдык. Безгә әйберләр сатып алгач, ул һәрчак: “Бу сезнең хезмәтегез”, –  дия иде. Сугыш турында күп сөйләмәде, атучы булдым, бервакыт бик каты салкын тидердем, тиф белән авырдым дигән иде. Бәрелешләрнең берсендә аны әсирлеккә алганнар, әмма ул качкан, партизаннар отрядына эләккән. Белоруссиядә ­урманнар матур, кешеләр кунакчыл, азат итүчеләргә рәхмәт белдерделәр, ипи-тоз белән каршыладылар, дип билгеләп үткән иде.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X