Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Исемнәрен – тарихка

РФ Президенты Владимир Путин инициативасы бу­­енча, Бөек Ватан сугы­шында фронтларда сугышкан солдатлар-җиңүчеләр истәлеген мәңгеләштерү максатыннан “Алар Җиңү белән кайтты” китабын бастыру планлаштырыла.

(Тәтеш, 15 ноябрь, "Тәтеш таңнары").   ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан 2020 елда Тәтеш районы буенча Хәтер китабы томын чыгару ниятләнә.  Хөрмәтле укучылар! Безнең “Тәтеш таңнары” сайтында (www.tetyushy.ru “Алар Җиңү белән кайтты” Хәтер  китабы” кушымтасында) без Бөек Ватан сугышында катнашучыларның – Тәтеш районында яшәүчеләр һәм туучыларның исемлеген урнаштырдык.

Солдатларның – үзегезнең туганнарыгыз, якыннарыгыз, дусларыгыз, күршеләрегез, авылдашларыгызның кыскача биографик белешмәсенең дөреслеген тикшерүегезне үтенәбез. Сез алфавит буенча бүленгән исемлеккә керми калган исемнәрне өсти, булган мәгълүматлар буенча өстәмәләр ясый, үзгәреш­ләр кертә аласыз. Китап дөньяга чыгар алдыннан безгә уртак көч белән сугышчылар турында мөмкин кадәр күбрәк тулы мәгълүмат җыярга кирәк. 

“Авангард” гәҗите редакциясенә 2019 елның 15 ноябреннән алып 25 декабренә кадәр Тәтеш, Свердлов ур., 61нче йорт адресы, tetucһ _awangard@rambler.ru электрон поч­тасы яисә 2-53-84 телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне үтенәбез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X