Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Кечешәмәкле өенә Җиңү белән кайткан

Тәтешле Анатолий Горюнов безгә әтисе, гвардиянең кече сержанты Петр Михайлович Горюнов ­хакында бәян итә.

(Тәтеш, 8 июль, "Тәтеш таңнары"). Гәҗит укучыларыбыз Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының язмышы турында яза. Тәтешле Анатолий Горюнов безгә әтисе, гвардиянең кече сержанты Петр Михайлович Горюнов ­хакында бәян итә.

Ир-ат туган җирендәге колхозда тракторчы булып эшләгән, нәкъ тә сугыш башланыр алдыннан, 1940 елда, гаилә Сталинград өлкәсенә күченергә уйлаган. Тыныч тормышны һәм барлык өметләрне җимерерлек коточкыч хәбәр аларга шунда килеп ирешә дә инде. Горюновларның ул чакта өч баласы була, ә бер атнадан дүртенчесе туа.

“Әти безне “Тәтеш” пристаненә кадәрге пароходка утыртып өлгерде, – ди Анатолий Петрович, ә үзе 1941 елның август башында фронтка китте. Ул полк разведкасында хезмәт иткән, яраланган, ләкин, бәхеткә, җиңелчә генә”.   

Сугышчы 1943 елның авгус­тында дошманга якынрак барып ирешү йөкләмәсен алган. Көчле миномет уты ачуга карамастан, йөкләмә төгәл итеп үтәлгән, 10 минуттан залп бирелгән, моның нәтиҗәсендә дошманның 2 рота пехотасы юк ителгән. Разведчикка күрсәткән фидакарьлеге һәм каһарманлыгы өчен “Батырлык өчен” медале ­тапшырылган.

Петр Горюнов Калининск, Көнбатыш, 1нче һәм 2нче Украина фронтларында сугышкан, медальләр белән бүләкләнгән, Югары баш командующийдан бирелгән 17 Рәхмәткә ия. 
Ул 1945 елның 31 мартында Словакиядә Ваг елгасын кичкән вакытта дошманның бронетранспортерына якын килүне ачыклаган, Петр ­Горюнов аңа кичү урыныннан, тикшереп белгән ноктадан ут ачкан, һәм дошман батареясе юк ителгән.

Ул 1945 елның апрелендә Угерчица авылында дошманның бронетранспортерлары якын килүен ачыклаган. Бил­ге­ләнгән урынга залп бирелгән һәм дошман юк ителгән. Гвардиянең кече сержанты Петр Михайлович Горюнов шәхси сугышчан батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз орденына тәкъдим ителгән. 

Җиңү солдаты фронттан 1945 елның июлендә кайткан. Хатыны, герой-ана Федора Ивановна белән алар ун бала тәрбияләп үстергән. 

Сугыш батырының нәсел дәвамчылары аның хакындагы истәлекне изге хөрмәтли, ә улы Анатолий әтисенә багышлап шигырь язган.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев