Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Келәшлеләр мемориаль комплекс янына килделәр

Келәш китапханәсе хәбәр итә.

(Тәтеш, 27 сентябрь, “Тәтеш таңнары”, Гөлчәчәк Галимова).

Келәшлеләр мемориаль комплекс янына Садыков Ибраһим Вәли улын искә алырга җыелдылар.Бөек Ватан сугышы ветераны, ТААСРның атказанган агрономы, СССРның Югары советы депутаты үзе эшләгән 40 елга тиң дәвердә туган авылының үсеше өчен күп көч куйды.

Ә бит барысы да көтмәгәндә килеп чыга. Сугышны кичкәннән соң да ничә ел хезмәт иткән егет авыл хуҗалыгы мәктәбенә укучылар җыялар дигән хәбәргә тап була. Бөтен кыюлыгын җыеп кабул итү комиссиясенә бара. Тик 4 класс кына белем алган егетне, белемең җитми дип кире бормакчы булалар. Укытучыларны 7 класс белемлеләрне куып җитәм дип ышандыра ул. Тәвәккәл, җаваплы Садыков үз дигәнендә тора, мәктәпне уңышлы тәмамлый. Аны кайберәүләрнең каршы килүенә карамастан, “Азат” колхозына рәис итеп куялар һәм ялгышмыйлар. Гомеренең ахыргы көннәренә кадәр уникаль хәтергә ия Ибраһим Вәли улы ничә сарык. ничә сыер, ничә әйбер кабул иткәненә кадәр әйтеп бирә иде.

Мөгезле эре терлек симертү хуҗалыгы Садыковны һәм “Путь Илича “ колхозын бөтен Союзга таныта. Сирәк авыллдарда гына булган икешәр катлы мәдәният йорты, мәктәп, идарә йорты калкып чыга. Ике катлы Сәүдә йортына ишарәләп авылдашлар әле дә, супермаркет шәһәрләргә кадәр безнең авылда ачылды дип искә алалар.

Искә алу сәгатенә җыелучылар җылылык белән боларның барын да искә алдылар. Мәдәният ветераны, атказанган мәдәният хезмәткәре Луиза Тимерхан кызы Нәбиуллина Ибраһим Вәли улының мәдәнияткә күп булышлык куйганын рәхмәт хисләре белән билгеләп үтте. Атказанган терлекче Әнүзә Әхәт кызы Сафиуллина Садыков һәм колхозчылар турында“Правда”гәҗитендә дә яздылар дип искәртеп үтте, гадел, таләпчән җитәкче турында хатирәләре белән уртаклашты. Аерым бер җылылык, горурлык, сагыну хисләре белән легендар шәхеснең кызы Сания Ибраһим кызы чыгыш ясады. Садыйковларның кызлары Сания, Дания апаларның әтиләре һәм әниләре Гайшә Бари кызы үрнәгендә үз эшләренең осталары булып танылдылар. Әниле, 2 кызлы укытучылар династиясенең 100 елдан артык стажы бар.

Көчле оештыру сәләтен күреп, Ибраһим Вәли улына югары постлар тәкдим итәләр, тик ул туган авылына хыянәт итми.Туган җиренең яшәешенә, үсешенә үзенең зур өлешен кертә, авыл тарихында якты эзләр калдыра.

фото предоставлено Гөлчәчәк Галимовой

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев