Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Кыр сумкасы һәм ат бүләк иткәннәр

Бөек Октябрь революциясе башланганда аңа 19 яшь булса да, ул анда да катнашкан. Бабайның сугышчан тормышы шулай башланып киткән.

(Тәтеш, 19 май, “Тәтеш таңнары", Камилә Нургалиева, Алабирде урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы, “Минем гаилә батыры”  бәйгесендә катнашучы  ). Минем бабам Хәйруллин Нургали Хәйрулла улы 1898 елның 12 февралендә элекке Апас районы (хәзерге Тәтеш) Кече Әтрәч авылында гади крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Ул вакытларда авыл бик зур булган, анда меңнән артык кеше яшәгән.

Бөек Октябрь революциясе башланганда аңа 19 яшь булса да, ул анда да катнашкан. Бабайның сугышчан тормышы шулай башланып киткән.

Аңа Гражданнар сугышында үзен батырларча күрсәткәне өчен Кремльдә кыр сумкасы белән Казбек кушаматлы ат бүләк иткәннәр. Бу вакыйгадан соң ул туган авылына кайтып төпләнә, биредә кырчылык бригадасына җитәкчелек итә. Халисә исемле чибәр кыз белән гаилә кора һәм алар өч бала тәрбияләп үстерә. Олы уллары Солтангали тыныч тормышны күрә алмый кала, икенчесе Хәлимә Казанга китеп урнаша, шунда кияүгә чыга. Кече уллары Галимҗан – минем дәү әтием – туган җирендә яшәп кала.

Бабай Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка китә. Үзе белән бергә олы улын да сугышка алалар. Ни аяныч, Солтангали Одер елгасын кичкәндә батыр­ларча һәлак була. Бабам артиллерия гаскәрендә хезмәт итә. Берничә мәртәбә каты яраланып госпитальгә эләгә. Бөек Ватан сугышында дошманнарны тар-мар иткәч, хезмәт куюын дәвам итә. Җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Лаеклы ялга чыккач та әле кул кушырып утырмый: тирә-юньгә даны таралган җил тегермәнендә контролер була. Мулла вазыйфасын да башкара. Үзе исән вакытта аның 9 оныгы, 3 оныкчыгы бар иде, ә хәзерге көндә 8 оныгы, 18 оныкчыгы, 5 оныкчыгының баласы бар инде.

Бабам Галимҗан 1987 елның гыйнварында вафат булды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев