Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Кызлар трактор йөрткәннәр

Бөек Җиңүгә фидакарь хезмәтләре бе­лән үзләреннән өлеш керт­кән тәтешле хатын-кыз­ла­рның биографиясен өйрәнгәндә, аларның тү­землегенә, ныклыгына ­сокланабыз.

Иоковода туган Клавдия Князькина турында безгә Нина Матвеева сөйләде:
– Сугыш вакытында ир-егетләр Ватанны сакларга киткәч, авылларда хатын-кызлар һәм балалар гына калган. Һәм аларга крестьян хезмәтенең барлык кыенлыкларын үз җилкәләрендә күтәрергә туры килгән. Алар ир-атлар һөнәрен дә кыска вакыт эчендә үзләштергәннәр. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк райондагы хатын-кызлар арасында фронтка киткән ир-егетләр-тракторчыларны алыштыру буенча эшләр башланып киткән. Иоководан тыл эшчәне Татьяна Майорова әйтүенчә, аның олы апасы Клавдия Князькинаны, Ус­тинья Старшининаны, Клавдия Никонорованы Олы Тарханга өч айлык курсларга тракторчы булыр өчен укырга җибәргәннәр. –  Ачлык, салкын, киемнәр сәләмә булган, – дип сөйли Татьяна Егоровна. – Иртә таңнан караңгы төнгә кадәр эшләгәннәр, аеруча да иген уңышын җыйган вакытта. Нәкъ тә буразнада җимерелеп калган үзенең тракторын эшләтеп җибәрә алмаганда, көчсезлектән никадәрле күз яше түккән. Җимереклекләрне еш кына үзе төзәткән. Запас частьләр җитмәгән, тракторны кулдан кабызганнар, куллары, аяклары, аркасы сызлаган, шулай да Клавдия бирешмәгән һәм эшкә барган. Шулай итеп сугыш тәмамланганчы хезмәт куйган. Аннары техниканы ул фронттан кайткан авылдашына тапшырган. Сугыштан соң  апа озак еллар аш пешерүче булып, аннары терлекчелектә         эшләгән.
Кызларга җиңелләрдән булмаса да, алар сынмаган-сыгылмаган, авыр вакытларда да шатлана белгәннәр, халкыбызның Бөек Җиңүенә үзләреннән  өлеш керткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев