Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Рейхстаг колоннасында автографын калдырган

Тәтешле үзенең уллары өчен үрнәк булган.

Бөек Ватан сугышында катнашкан Мостафа Галәветдин улы Ваһапов 1925 елның 20 декабрендә Башчы авылында туган. 1943 елның гыйнварында фронтка мобилизацияләнгән, Ерак Көнчыгышка эләккән. Фронтовик сөйләвенчә, һәр көнне Япониянең һөҗүм итүен көткәннәр. Аннары 183нче гаубица артиллерия бригадасының артиллерия полкы Ленинград янына җибәрелгән, беренче сугышка шунда кергәннәр дә инде. Польшада һәм Германиядә сугышкан, Берлинга кадәр барып җиткән. Шәһәргә һөҗүм иткән немецлар икенче майда җиңелә башлаганнар. Сугыш тәмамлануы аңлашыла башлаган. Рейхстаг янында ыгы-зыгы булган. Барысы да шатланганнар, пулядан һәм кыйпылчыклардан тишкәләнгән колонналарга үзләренең имзаларын куя башлаганнар. Сержант-артиллерияче “Татарстаннан Мостафа” дип  биредә үзенең автографын калдырган. Мостафа Ваһапов Җиңү көнен Прагада каршылаган. Әмма армия хезмәте тәмамланмаган: ул хәрби киемне тагын биш ел кигән, “Батырлык өчен”, “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”, “Берлинны алган өчен” медальләре белән бүләкләнгән. Мостафа өенә 1950 елда кайткан. Авыл кызы Миңнеҗиһанга өйләнгән, алар биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Фронтовик 46 ел туган авылындагы колхозда тракторчы, комбайнчы, бригадир ярдәмчесе, газ хезмәте эшчесе булып эшләгән. ­Мостафа Галәветдин улы Ваһапов 2002 елның 30 маенда һәлак булган.
Расыйх Ваһапов әтисе турында искә ала:
–  Әти биш улы өчен хезмәт сөючәнлек үрнәге, гаиләне кайгыртучы, аралашучан кеше булды. Ул иртәнге сәгать 3тә уяна, ә инде дүрттә мотоциклына утырып өйдән чыгып китә, кичке 10-11дә генә кайтып керә иде. Тирә-яктагы товарлыклы-сөтчелек фермаларында мастер-көйләүче булып эшләде. Без эшсез утырмадык: шәхси йорт хуҗалыгында ел әйләнәсе эшләдек. Безнең әле тагын моторлы циркулярка бар иде, әти колхоз өчен анда такта ярдырды. Әти техниканы яратты һәм аны яхшы белде, һәм үзенең шөгылен безгә дә тапшырып калдырды. Хәтта Тәтештән дә мотоцикл китерүләрен хәтерлим әле, ул җимерелү сәбәбен таба һәм киңәшләрен бирә иде, “Урал”ны запас частьләрдән баштанаяк җыйды. Әти аралашучан булды, һәркемнең җаен таба белде. Еллар узгач миңа, ул эшләгән авылларда булырга насыйп итте, һәм минем Мостафа Ваһапов улы икәнлегемне белгәч, аны якты хисләр белән исә алулары сөендерде. Әти сугыш турында сөйләргә яратмады, үз әтисенең 1944 елдагы үлемен гомер буе авыр кичерде. Үзенең фронттагы фоторәсемнәрен караганда, Бөек Җиңүне бергәләп яулап алган дуслары хакында рәхәтләнеп сөйли иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X