Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Сугыш турында җырлар һәм шигырьләр яңгырады

Үзәк китапханәдә Җиңү көненә багышланган һәм Россия Пенсионерлар берлегенең Татарстан Республикасындагы җирле бүлекчәсе оештырган “Бу көннәрнең даны тынмый”  дип исемләнгән  әдәби-музыкаль чара узды.

(Тәтеш, 22 май, "Тәтеш танңары"). Чара кысаларында “Анданте” вокаль дуэты башкаруында музыкаль әсәрләр яңгырады, Евгения Старшинина, Лидия Волкова, Татьяна Максимова сугыш турында шигырьләр укыдылар, “Татарстан өлкән кешесенең социаль портреты” конкурсы дипломантларының сугышта катнашкан Иван Николаевич Авдонин турындагы материаллары тәкъдим ителде һәм башкалар. Шулай ук Евгения Старшинина үзенең әтисе, Дан орденының тулы кавалеры Николай Иванович Зотов турында сөйләде.

– Җиңү көненә багышланган чараларны без ел саен уздырабыз. Безнең җирле бүлекчәнең эше дәвам итә, әмма объектив сәбәпләр аркасында (коронавирус пандемиясе) хәзер сирәгрәк очрашабыз. “Агарту һәм мәдәният”, “Компьютер белеме”, “Сәламәт яшәү рәвеше”, “Хореография”, “Психология” программалары тормышка ашырыла. Өстәвенә, өченче буын гражданнары арасында компьютер белеме буенча республика конкурсында катнашабыз һәм пенсионерларның “Өченче буын” XX Спартакиадасына әзерләнәбез, – дип фикерләре белән уртаклашты Россия Пенсионерлар берлегенең Татарстан Республикасындагы җирле бүлекчәсе җитәкчесе Нина Новикова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев