Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Татьяна Майорова: “Без сугышның тәмамланачагына ышандык”

Иоковода яшәүче Раиса Матюшина Татьяна Майорованың Бөек Ватан сугышы елларында тылдагы тормышы турындагы хатирәләре белән уртаклашты.

(Тәтеш, 29 октябрь, “Тәтеш таңнары”).

– Мин 1926 елның 15 августында тудым. “Сугыш” сүзен ишетүгә бүгенге көнгә кадәр коточкыч хисләр биләп ала. Ул һәркемгә – фронтта булучыларга да, тылда калучыларга да күп кайгы китерде. Без 1941 елның 22 июнендә басуда эшли идек. Атка атланып бригадир килде һәм сугыш башлануын әйтте. Кайсыларыбыз елады, кемдер дошманны каһәрләде, күпләре дәшмичә генә йөгерде. Авыл Советы рәисе Гурий Антонов авыл халкы алдында дулкынланып һәм ялкынланып чыгыш ясады. Аның түбәндәге сүзләре мәңгегә хәтерендә калды:  “Баштанаяк нык итеп коралланган дошман безгә һөҗүм итте. Аны җиңүе бик авыр булачак. Әмма без аны буйсындырачакбыз һәм җиңү яулап кайтачакбыз. Минем сүзләрне исегездә тотыгыз, без җиңәчәкбез!”
Бер көннән соң бөтен авыл беренче сугышчыларны фронтка озатты. 

Сугыш вакытында мин урманда агач кисүдә эшләдем. Дустым Ольга Сапожникова белән бергә булдык – бер кисәк икмәкне яки бәрәңгене – барысын да урталай бүлештек. Долиновка һәм Мантов тирәсендә урман әзерләдек. 

Агач әзерләгәннән соң, тимер юл станциясенә җәяүләп чәчүлек алырга бардык. Аларны кышын чанада, җәен кул арбасы белән ташыдык. Колхоз кырларында эшләдек, колхоз терлекләре өчен Идел култыгындагы болыннарда печән әзерләдек. Ир-атлар юк иде, без, япь-яшь кызлар, иртәдән кичкә кадәр эшләдек. Еш кына шунда ук, кибән янында төн кундык. Ач-ялангач, ертылып беткән киемнән, чабаталардан... Шул елларны искә алганда, күңелдә бер үк сорау туа: “Ничек исән калдык икән, боларның барысына да түзәр өчен кайдан көч алдык?” 

Без Җиңүне көттек, сугыш тиздән тәмамла­начагына, ир-атлар өйгә кайтачагына, тормышлар җайланачагына ышандык. 
Миңа инде 95 яшь. Әлегә кадәр өйдәге эшләрне башкарам. Табында икмәк, өс-башка кияр өчен кием булуына сөенәм. Теләгем бер – җирдә тынычлык булсын, оныкларыбыз һәм оныкчыкларыбыз ачлыкның һәм җимереклекнең нәрсә икәнлеген беркайчан да белмәсеннәр иде, – дип сөйләде ­Татьяна Майорова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев