Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Тәтештә «Хатын –кыз эшеме ул-сугыш» дип исемләнгән батырлык дәресе үтте

Әлеге чара дәһшәтле сугыш елларындагы туфлиларны солдат итекләренә, күлмәкне шинельләргә алыштырган хатын-кызларга багышланган иде. Алар шәфкать туташлары, табиблар, разведчиклар, элемтәчеләр, танкистлар, снайперлар булдылар, ир-атлар белән беррәттән үз Ватаннары өчен көрәштеләр.

(Тәтеш, 24 сентябрь, “Тәтеш таңнары”). 23 сентябрь көнне балалар китапханәсендә 4 сыйныф укучылары өчен (сыйныф җитәкчесе Сергеева В. А.) «Хатын –кыз эшеме ул-сугыш» дип исемләнгән батырлык дәресе үтте.

Әлеге чара дәһшәтле сугыш елларындагы туфлиларны солдат итекләренә, күлмәкне шинельләргә алыштырган хатын-кызларга багышланган иде. Алар шәфкать туташлары, табиблар, разведчиклар, элемтәчеләр, танкистлар, снайперлар булдылар, ир-атлар белән беррәттән үз Ватаннары өчен көрәштеләр. Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбыз – Антонова Кира Андреевна һәм Ананьева Анастасия Никоновнага аерым игътибар бирелде. Китапханә хезмәткәрләре аларның авыр тормыш һәм сугышчан юллары һәм алар турындагы хәтернең тәтешлеләр күңелендә мәңгегә саклануы турында сөйләделәр.

фото: https://tetushi.tatarstan.ru/tat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X