Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Туганнары белән тиз генә күрешергә насыйп булмаган

Зур Әтрәч авылында яшәгән Хөснулла Сибгатулла улы Сибгатуллин фронтка сугыш башлангачтын ук киткән.

Ул 1918 елның 9 мартында Зур Әтрәч авылында туган. Хөснулла Сибгатулла улын 21 яшендә Кызыл армия сафларына чакырганнар. Саратов өлкәсе Аткарскида пехотада укчы булып хезмәт иткән. Ул демобилизацияләнергә аз гына вакыт калганда Бөек Ватан сугышы башланган, шуңа күрә аңа туганнары белән тиз генә күрешергә насыйп булмаган.  Гомельне саклаган. Белоруссиядә канкойгыч бәрелешләрдә каты яраланган, госпитальләр буйлап Таҗикстанда Ленинабадка кадәр барып җиткән. 1942 елның мартында аны комиссовать иткәннәр һәм туган авылына кайтарып җибәргәннәр. Әмма шул ук елның апре­лендә кабат чакырып алганнар, һәм ул сугышчан юлын дәвам иткән. Җиңүне Чехословакиядә, Прагада каршылаган. Сугыштан 1945 елның декабрендә кайткан. I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнгән. Зур Әтрәчтә 14 ел колхоз рәисе, аннары авыл Советы җитәкчесе, партком секретаре булып хезмәт куйган. 2009 елның 10 октябрендә вафат булган.
Улы Ирек Сибгатуллин хатирәләреннән:
– Әти сугыштан инвалид булып кайтты, таяк белән йөрде, җаваплы вазифаларда эшләде. Сугыш турында сөйләмәде, бары тик: “Анда күргәннәрне, дошманыңа да күрергә язмасын”, – дип әйтә иде. Әни белән алар җиде бала тәрбияләп үстерделәр. Бик яхшы әти булды, кирә­генчә кырыс иде, бары тик эш өчен генә ачуланды. Һәм әйбәт бабай булды, оныкларын еш кына бүләкләр биреп шатландырды. Әти 80нче еллар ахырыннан Тәтештә, абый гаиләсе белән безнең күршедә, яшәде. Шулай да, вафат булгач әти янына Зур Әтрәчкә җирләрсез дип исән чагында ук безгә әйтеп куйды. Без шулай эшләдек тә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев