Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Туганнары сугышчының кайда җирләнгәнен белгән

Тәтешлеләр Ватанны саклаган якыннарының язмышы турындагы хатирәләре белән уртаклаша.

(Тәтеш, 4 июнь, "Тәтеш таңнары"). Безгә Бөек Ватан сугышы ветераны Андрей Николаевич Артемьевның оныкчыгы Елена Артемьевадан хат килде: “Бөек Ватан сугышы кагылмый калган бер генә гаилә дә юктыр, мөгаен, безнең гаилә дә – искәрмә түгел.
Минем карт бабам Андрей Николаевич Артемьев 1904 елда Тоншерма авылында туган, 1942 елда Совет Армиясе сафларына чакырылган, хатыны Евдокия белән өч баласы ­калган. 

Фронттан нибары ике тапкыр гына хат килгән. Аның берсе әлегә кадәр яхшы сак­ланган, анда ул гаилә, балалар һәм авыл хәлләре турында билгеләп үткән, сугыш турында бер генә сүз дә юк, борчырга теләмәгәндер, күрәсең.
Карт әбием ике елга якын яраткан иреннән берәр хәбәр килер, ул исән-имин кайтыр, дигән өмет белән яшәгән...

Сугыш тәмамланган, ә карт бабам хакында бернәрсә дә билгеле булмаган, хәрби комиссариатка сорау-гариза язганнар, аннан мондый җавап алганнар: “А. Н. Артемьев 1944 елның 30 маенда Витебск янында һәлак була. Жирносек авылыннан көнчыгыштарак 700 метр­дагы туганнар каберлегенә җирләнә, зират калкулыкта”. Тарихи мәгълүматлардан без шунысын беләбез, биредә иң аяусыз бәрелешләрнең берсе барган, күп солдатлар һәлак булган... 

Вакытлар узгач, мин карт бабаем турындагы барлык мәгъ­лүматларны тикшерә башладым һәм бик кызыклы факт­ка юлыктым. Советлар Союзы Герое музее директоры М. Ф. Шмырев белән элемтәгә кереп, бабайның шул урында түгел, бөтенләй дә башка җирдә җирләнгәнен белдем. Әйе, бу Витебск өлкәсе, ләкин Ворона авылы. Анда туганнар каберлеге бар, һәм һәлак булучыларның исемлегенә безнең карт бабайның фамилиясе дә язылган. Әлеге музей гаять зур эш башкара, монумент 70 еллыкка тулысынча яңартылган, безгә хәтта фоторәсемен дә җибәрделәр. Без анда кайчан да булса барырбыз, бәлкем... Хәзер инде без үз Ватанын саклаганда һәлак булган сугышчының төгәл җирләнгән урынын беләбез”.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев