Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Җырлыйлар да, җиңәләр дә

Тәтеш районы прокуратурасы хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы прокуратурасы хезмәткәрләренең “Кызыл ромашка” үзешчән иҗат бәйгесенең икенче зона этабында уңышлы чыгыш ясады.

(Тәтеш, 21 февраль, “Тәтеш таңнары”, Алинә Тарханова, автор фотосы). 
Буа шәһәрендәге мәдәни үсеш район үзәге сәхнәсендә Буа шәһәре прокуратурасы, Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш районнары прокуратуралары хезмәткәрләре, шулай ук аларның гаилә әгъзалары чыгыш ясады.

Өч номинациядә иҗади эш тәкъдим иткән Тәтеш районы прокуратурасы коллективы “Үзенчәлекле жанр” һәм “Вокаль ансамбльләр” номинацияләрендә беренче урынны яулады.
“Үзенчәлекле жанр”да Тәтеш кадет мәктәп-интернатыннан 5 тәрбия­ләнүче катнашты.  ТР прокуроры урынбасары Юлия Наумова җиңүчеләрне һәм призерларны тәбрик­ләде һәм аларга грамоталар, кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

Бәйгедә чыгыш ясаучылар Казанда Татарстан Рес­публикасы Президенты һәм прокуратура ветераннары катнашында узачак ­гала-концертта катнашачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X