Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Йөздән артык анкета тутырылды

“Алар Җиңү белән кайтты” дигән Хәтер китабы өчен Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында безнең тарафтан мәгълүматлар җыю игълан ителүгә ике ай тирәсе вакыт үтте.

(Тәтеш, 18 гыйнвар, "Тәтеш таңнары"). Редакциягә якташларыбыз килде, хатлар язды, Мәскәүдән, Казаннан, Тәтештән һәм районыбыз авылларыннан кешеләр шалтыратты. Анкета тутыру буенча мөрәҗәгать итүчеләргә без ярдәм итәргә тырыштык, ә ветераннарның язмышы турындагы язмалар “Тәтеш таңнары” гәҗите битләрендә бас­тырылды. Мәгълүмат җыюга бүлеп бирелгән вакыт эчендә 133 анкета тутырылды, шуларның утыз берен – педагоглар һәм чыгарылышлар турындагы биография мәгълүматларын – редакциягә Тәтештәге 1нче урта мәктәпнең тарих музее җитәкчесе Николай Зубрилин китерде. Кашка авылы мәдәният йорты мөдире Татьяна Демина да мәгълүматлар җыюда актив катнашты: ул ундүрт авылдашы хакында хәбәр җибәрде.

Без “Алар Җиңү белән кайтты” дигән Хәтер китабы өчен мәгъ­лүматлар җыюны төгәллибез: барлык анкеталар Казанга – Хәтер китабын бастыручыларга җибәрү өчен районның үзәк китапханәсенә безнең тарафтан һичшиксез тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев