Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Запастагы өлкән мичман

Районның хәрби комиссариат хезмәткәре Александр Фарафончев тәтешлеләр хәтерендә үз эшенең остасы, елмаеп торган ачык йөзле кеше буларак уелып калган.

(Тәтеш, 5 июнь, "Тәтеш таңнары"). Александр Фарафончев 1937 елда Тәтеш районы Кече Нечасовода туа. 15 яшьтән ремонт-төзелеш конторасында эшли, ә 1956 елда Балтыйк флотында хезмәт итәргә китә. Өлкән мичман дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Таллинда яши, 1985 елда кече ватанына кайта. Хәрби комиссариатта бүлек начальнигының өлкән ярдәмчесе булып эшли.

“Алар әни белән миңа егерме яшь чакта кавыштылар. Александр Тимофеевичның беренче хатыны вафат булган. Гадел, яхшы кеше иде, мин аны әти дип йөрттем. Күп язды, көндәлек алып барды, хуҗалыкчыл иде. Аның эшсез утырганын хәтерләмим”, – дип искә ала Сергей Шиянов.  

Запастагы өлкән мичман Александр Фарафончев һәр җирдә тәртип булуын яраткан. Ул һәр эшкә оста кеше булган, беркайчан “үзен зурга куймаган”, тәҗрибәсез хезмәткәрләргә  ярдәм итәргә, үзеннән өлеш кертергә тырышкан.

Ул 2010 елда вафат булган.

фото: Олег Евсеев
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X