Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
#БезненГеройлар

Август башында Дмитрий Волков беренче тапкыр туган авылы Чуаш Чагылдымына ялга кайтты

Дмитрий Волков белеме буенча инженер-җылылык энергетигы, ә узган елның октябреннән махсус хәрби операциядә катнашып, илебез мәнфәгатьләрен яклый.

(Тәтеш, 25 август, «Тәтеш таңнары», Елена Калашникова). Армия хезмәтен Казанда Росгвардиядә узган, шунда ук тагын бер елга контракт белән хезмәт итәргә калган. Аннары компаниядә инженер – чыбык­лы электр элемтәсе операторы булып эшләгән. 

– Мобилизация игълан ител­гәч, мин махсус хәрби операциягә барырга тиеш икәнлегемне аңладым. Повестканы Казандагы яшәү урыным буенча җи­бәрүләрен үтендем, чөнки ул вакытта Казанда тора идем. Миңа шулай тынычрак иде, – ди Дмитрий. – Без мобилизациянең икенче дулкынында киттек. Бу чагында минем күпчелек дусларым махсус хәрби операциядә катнаша иде инде. Куркыныч булды димим, кызыксыну көчле булгандыр диясем килә. 

Дмитрий әйтүенчә, алар ике ай дәвамында Казан­да өйрәнүләр узганнар. Егетләрдән штурмлаучылар әзерләгәннәр, төрле шартларда эшләргә өй­рәткәннәр. Армиядә хезмәт иткәндә алган күнекмәләрнең кирәге чыкты, дип белдерә. Аннары, декабрь ахырында, аерым батальоннар булып Кырымга киткәннәр. 

Хәзер Дмитрий махсус хәрби операциядә мото­укчыларның пехота подразделениесе составында катнаша. 

– Без, тәтешлеләр, ротада күбәү. Мобилизация буенча бергә киттек, бергә хезмәт тә итәбез. Бәхеткә, барыбыз да исән-имин. Янәшәдә якташлар булуы әйбәт. Дошман безне аңлый алмаячагын белеп, радиосөйләшүләрне үзебезнең туган телдә – татарча һәм чувашча алып бара алабыз. Безнең аралашуны тәрҗемә итә алмасыннар өчен, кайчак­ларда чувашчадан татарчага күчәбез, аннары русча, кайвакытларда сөйләшкәндә төрле телләрдәге сүзләрне аралаштырып өстибез, – дип сөйли Дмитрий. – Без Херсон юнәлешендә алгы сызыкта – оборонада торабыз. Һәрдаим артиллерия атышлары була, ләкин алар безгә кагылмый. Алгы сызыкка беренче тапкыр эләккәч, курку хисе булмады. Аерым шартларда ул кими, баш башкача уйлый башлый, һәвәсләнү барлыкка килә.     

Туклану һәм хәрби кирәк-яраклар белән барысы да бик яхшы. Бары тик эссе, кояшта +50 градус та була. Җылы сөяк сындырмый, диләр бит. Без барыбыз да шул әйтем белән яшибез.

Кыска вакытлы ялга кайткан вакытында Дмитрий өйләнгән. Хатыны Елизавета аның өчен борчылуын яшерми, әмма иренең бурычы – Ватан азатлыгын һәм мәнфәгатьләрен саклау икәнлеген аңлый. Бәхеткә, яшь пар телефон аркылы еш аралаша икән.  

Кыска вакытлы ял тә­мам­ланган. Бүген Дмитрий инде хезмәттәшләре янында, үзе кебек үк антларына тугры булган ир-егетләр арасында. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #БезненГеройлар