Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
#БезненГеройлар

Бер елдан кимрәк элек Алабирдедә кече сержант Юрий Щетников белән хушлаштылар

Редакциядән: Безнең заман батырлары кемнәр алар? Бала вакытларында һәм яшь чакларында нинди булганнар, нәрсә белән мавыкканнар, нәрсә яратканнар һәм ни өчен Ватанга хезмәт итү юлын сайлаганнар? Бу хакта безнең “Алар Ватан өчен көрәштеләр” дип исемләнгән яңа рубрикабызда махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булган ир-егетләрнең якыннары һәм туганнары сөйләячәк.

(Тәтеш, 23 август, «Тәтеш таңнары», Елена Калашникова).

Бер елдан кимрәк элек Алабирдедә кече сержант Юрий Щетников белән хушлаштылар. Әлеге кечерәк татар авылында солдатның әти-әнисе һәм аның энесе Илья яши.

Гаилә башлыгы Александр Владимирович безне капка төбендә каршы ала, кунакчыллык белән өйгә керергә чакыра. Солдатның әнисе Диләрәм Токтосун кызы берникадәр дулкынлана, һәм бу аңлашыла да, әңгәмә җиңелләрдән булмаячак: улын югалтудан йөрәк ярасы әле төзәлеп бетмәгән, бу очракта “Вакыт дәвалый” дигән әйтем дә урынлы түгелдер, мөгаен.

– Юраның юклыгына әлегә кадәр ышанып җитә алмыйбыз. Ул хәзер кайтыр да капканы ачып керер кебек тоела, – дип башлый аралашуыбызны Диләрәм Токтосун кызы.

Гаилә Тәтеш районына Кыргызстаннан күченеп кайтканда Юрага нибары биш ай гына булган. Башта Ямбактыда яшәгәннәр, анда аларга кечерәк йорт биргәннәр. Олы улларыннан соң кызлары Альбина туган. Алар шулай яшьтәшләр кебек бергә үскәннәр.

– Аның сеңелесе белән икесенә бер балачак булды, ул Ямбакты һәм Алабирде авыллары арасында узды, анда аларның әбиләре, минем әни яшәде, – ди хатын-кыз. – Юра шук булды дип әйтә алмыйм. Дөрес, туганда көйсез иде, без әтисе белән хәтта чиратлашып йоклый идек. Балачагында сыерлар көтүе көтте, малларны каршылады. Хезмәт сөючән булды, барысын да үзе эшләде. Җәйге каникулларда иртәдән төшкә кадәр Алабирдедә, яшелчә бакчасында, ә төштән соң инде шул эшләрне Ямбактыда эшләде. Бу хакта бездә сөйләшеп кую да булмады. Алабирдедә укыды, мәктәптән соң әбисе белән бабасы янына керәләр иде.
Кышын утын ташып калдырырга, чөнки өй мичкә ягып җылытылды.
Кайчакларда, сөйләшү барышында Диләрәм Токтосун кызы үзе дә сизмәстән “иде” дигән сүзне сөйләменә кертмичә, мисалга: “Аның холкы кызу, ярсучан...”, – ди. Бу гаҗәп тә түгел, ана йөрәге югалту белән килешергә теләми.

Юрий авыл хуҗалыгы техникумын кызыл дипломга тәмамлаган. “Механик” белгечлеге алгач, армиягә кадәр район хуҗалыкларының берсендә
һөнәре буенча эшләргә дә өлгергән.

– Ул армиягә барырга ашкынды һәм флотка эләгәсе килде. Шулай булып чыкты да: хезмәтен Юра Мурманск өлкәсенең Североморск
шәһәрендә узды. Хезмәте ошады, шуңа күрә бер елдан соң, вакыты беткәч, ул аны дәвам итәргә булды. Севастопольдә су астында эшләүчегә укыды, кышын ялга кайтты. Өйдә ике айга якын яшәде дә тагын китте, – дип сөйли Диләрәм Токтосун кызы. – Ул Мәскәү янын-
да кинологка да укыды. Дуслары аның һәлак булганын белгәч, фотосурәте белән баннер ясаганнар, ул анда эт белән басып тора.

– Дөресен генә әйткәндә, мин аңа хезмәтен ташларга киңәш иттем, ә ул баш тартты, – дип билгеләп үтә Александр Владимирович.
Юрий ялга кайткан чаклар бөтен гаилә өчен иң бәхетле көннәр булган. Көн саен диярлек ул әнисенә үзенең яраткан ризыгы мантый пешерүен сораган.

Ә инде ялы азагына якынлашканда үлчәүгә баскан һәм берникадәр артык килограммнарны күргәч, аны киметергә теләп, өйдән алып Чолы авылына кадәр чаба торган булган.

– Юра махсус хәрби операциягә җибәрәләр дип хәбәр иткәч, мин: “Анда бит куркыныч”, – дидем, моңа җавап итеп ул: “Бу гадәти командиров-
ка”, – диде. Бу 2022 елның июне иде, ә соңгы тапкыр без аны узган елны күрдек, февральдә ул ялга кайтты, шул чагында өйләнде дә,
– дип дәвам итә Диләрәм Токтосун кызы, күз яшьләрен көчхәлгә тыеп.

Үлем егет янәшәсендә бер генә тапкыр булмаган: биш яшендә ул язгы ташуда чак батмый калган, ботакка тотынып калырга өлгергән
һәм бәхетле очрак буенча, үтеп баручы хатын-кыз аның кычкырган тавышын ишеткән. Берничә елдан соң хезмәт иткән вакытта йөк машинасы әйләнеп капланган, ә Севастопольдә укыганда, суга чумган вакытта аңын югалткан һәм госпитальгә эләккән.

Әти-әнисе әйтүенчә, Юра соңгы тапкыр 2022 елның 6 июлендә шалтыраткан, барысы да әйбәт дигән.

– Аның һәлак булганлыгы башка да сыймады. Көн саен без нәрсә дә булса белү өмете белән кайнар линия буенча берничәшәр тапкыр
шалтыраттык, ә 21 июльдә миннән ДНКга кан алдылар. Шул вакыттан алып тормыш безнең өчен “аңа кадәр” һәм “аннан соң”га
бүленде. Бары тик исән генә булса ярар иде дип теләдек, контузия алгандыр, кайдадыр госпитальдәдер дип өметләндек, ә 15 августта
безгә Юраның һәлак булганлыгын хәбәр иттеләр, – дип уртаклаша Диләрәм Токтосун кызы.

2022 елның 16 августында кече сержант Щетников Юра Александровичны соңгы юлга озаттылар.

Солдат батырларча һәлак булганнан соң биш ай узгач, аның әтисенең туган көнендә, 2022 елның 16 декабрендә, якты дөньяга
Вероника Юрьевна Щетникова аваз салган. Батырның әти-әнисе әйтүенчә, ул – бик тә әтисенә охшаган.
Тормыш дәвам итә...

фотосы: Щетниковлар-Халматовлар гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев