Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
#БезненГеройлар

Кабат сафка басачагына ышана

Шәһәрле Андрей Тихонов “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” ордены медале белән бүләкләнде.

Хәзерге вакытта ул яралану сәбәпле ялда, шулай да редакция кунагы булырга ризалашты.

Андрей Тәтештә туа, шәһәрдәге 2нче мәктәптә укый, аннары җирле авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Армиядә аңа Марий Элда шофер вазифасында хезмәт итәргә туры килә.

– Өлешчә мобилизация повесткасы буенча мин 2022 елның 27 октябрендә Казанга киттем. Ике көн дәвамында безгә киемнәр бирделәр һәм полкка билгеләделәр. Тәтеш районыннан без алтау идек. Бик җитди булган өйрәнү ике айга сузылды, аны без полигонда уздык. Без ату белән шөгыльләндек, урман полосасында хәрәкәт итәргә өйрәндек, һөҗүм итү һәм саклану гамәлләренә, ничек оста итеп казырга кирәклегенә һәм башкаларны  үзләштердек. Безнең укытучылар, әгәр шулай әйтергә мөм­кин булса, безне күбрәк хәрби күренешләрдәге хәрәкәтләргә әзерләргә тырыштылар. Декабрь уртасында без позицияләргә киттек. Без шунда ук беренче линиягә эләкмәдек, өченчедә идек, командование безгә шартларга күнегү, без кайда һәм ни өчен икәнлеген аңлау мөмкинлеген бирде. Тора-бара без күнектек, шомардык, – дип сөйли Андрей ­Николаевич.  

Хәрби хезмәткәрләр җирле кешеләр калдырып киткән йортларда яшәгән. Анда инде бернәрсә дә булмаган, үз көнкүрешен үзләренә җайлаштырырга туры кил­гән. Ләкин, тәтешле әй­түенчә, соңгы вакытларда аларга электр тоташтыра алганнар, электр генераторларын алар бик кирәк булганда гына кабызалар, бензинны янга калдыралар икән. Андрей белән ике якташ ир-егет хезмәт итә, алар аралашалар, бер-берләренә ярдәм итәләр.         

– Безнең күбебез, көн­күрештә нәрсә дә булса эшли белмәүчеләр, яңа күнекмәләр ала, өйрәнә, чөнки тормыш мәҗбүр итә, – ди редакция кунагы, елмаеп. – Болай барысы да бер килеш, саклану министр­лыгы азык-төлекне тулы күләмдә китерә. Шундый чак­лар да була, артык калган ризыкларны нигездә үзебезгә мәрхәмәтлелек белән караган җирле халыкка бирәбез. Безнең подразделениедә барысы да кирәк-яраклар һәм киемнәр белән тәэмин ителгән, снарядлар да, техникалар да җитәрлек. Гуманитар ярдәм дә килә, хәтта автомобильләргә кадәр.

 Андрей командирлары турында хөрмәт бе­лән сөйли, алар барысын да аңлый, кул астындагылар өчен аларның мөнәсәбәте иптәшләрчә, алар шәхси составны сак­ларга ­тырыша. 

– Арыганлык бар, әл­бәттә, әмма җиңүгә омтылышны бу юкка чыгара алмый. Без рух күтәренкелеген саклыйбыз, чөнки мондый шартларда ул кирәк, – ди ­ефрейтор.

Агымдагы елда шәһәр­ленең тормышында зур вакыйга булган – ул үз гаиләсен корган.

– Мине хәрби хезмәткә сөйгән кызым Екатерина озатып калды, мин ике тапкыр ялга кайттым, ә өченчесендә тәкъдим ясадым. Тыйнак кына өйләнештек. Тантана һәм бәйрәм җиңүдән соң булачак, – ди ир-ат. 

Хәзер Андрей Тихонов туган шәһәрендә ялда. 

– Чираттагы бурычны үтәргә барганда, бу апрельдә булды, атышуга эләктек, минем кулым һәм тез буыным яраланды. Шушы араларда миңа Казандагы хәрби госпитальдә операция билгеләделәр, барысы да әйбәт буласына ышанам, мин савыгачакмын һәм кабат үземнең сугышчан иптәшләрем янына сафка ­кайтачакмын. 

фото: tetushi.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев