«Кара гусарлар» тарихын дәвам итә
Татарстанның Тәтеш районы Алекина Поляна авылында яшәүче кеше махсус хәрби операциядә катнаша.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменә махсус хәрби операциядә катнашучы, Алекина Поляна авылы кешесе Х. Храмовның сугышчан хезмәте билгеләп үтелгән Рәхмәт хаты килгән.
“Ефрейтор Храмов махсус хәрби операциядә намус белән катнаша, дип горурланып хәбәр итә Суворов орденлы 15нче аерым гвардия мотоукчы Александрия бригадасы командованиесе.
Ул Александрия бригадасы сугышчысы, 5нче гусар Александрия полкы варисы исемен лаеклы рәвештә йөртә. Үзенең хәрби хезмәте белән легендар маршаллар, бөек полководецлар Суворов һәм Кутузов җитәкчелегендә Новороссия җирендә поляк һәм француз интервентлары белән сугышкан “Кара гусарлар”ның үлемсез тарихын, шулай ук Украинаны немец-фашист илбасарларыннан азат иткән совет сугышчыларының традицияләрен дәвам итә.
Бөек Ватан сугышы елларында ветераннарыбыз нәкъ тә шундый холыклы кешеләр ярдәмендә фашистлар армиясен җиңгән, димәк, без дә нацизмны туктата алачакбыз!
Сезнең якташыгызның хәзерге вакытта безнең белән бергә хезмәт итүе һәм хәрби хезмәте белән безнең Җиңүне якынайтуы өчен Сезгә рәхмәт белдерәм”, – диелә бригада командиры, гвардия полковнигы А. Буйлов имза куйган хатта.
фотоны публикация герое бирде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев