Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
#БезненГеройлар

Оборонаның икенче сызыгында

Махсус хәрби операциядә катнашучы Николай К. күптән түгел Кече Шәмәк авылына чираттагы ялга кайткан иде, һәм безгә аның белән аралашырга насыйп ­булды.


Мәктәпне тәмамлаган­нан соң, яшь егет төзелеш эшләре мастеры белгечлеге алган, аннары Россия Кораллы көчләренә чакырылган. 

Хезмәтен Мәскәү өлкәсенең Балашиха шәһәрендә оператив билгеләнештәге аерым дивизиядә үткән. Армиядән кайткач, Казанда зур йөк машинасында шофер булып эшләгән.    

Николай үзен махсус хәрби операциядә катнашу өчен мобилизацияләрләр дип уйламаган да. Ләкин әтисе шалтыратып, аның исеменә чакыру кәгазе ки­лүен әйткәч, качып йөр­мәгән. Бер көннән Тәтешкә кайткан һәм хәрби комиссариатка барган.  

Махсус хәрби операция­гә бармый калу, яшьләр­чә әйткәндә, “качып йө­рү”  теләге булмадымы ди­гән сорау яшь ир-атта гаҗәп­ләнү уята: “Ни өчен?” 

– Башта Казан полигонында өй­рәнүләр үттек, – дип уртаклаша Николай. – Шуннан соң пехотага эләктем. Махсус хәрби операциягә, хезмәт итү урынына килгән беренче көнебезне хәтерлим. Без кайда эләккәнебезне аңламадык та. Караңгы, яң­гыр ява иде. Ләкин кеше һәр нәрсәгә күнегә. Хәзер күп әйберләргә башкача карыйм. Әлегә кадәр пехотада. Хезмәт итәм, яки, дөресрәк итеп әйткәндә, машина йөртүче булып эшлим. Сугышчан юлда Тәтеш районы егетләре белән еш очрашырга туры килә. Мисалга, Богдашкинодан Валера Торгашов белән ях­шы таныш идем, ул күптән тү­гел һәлак булды. Егетләр бе­лән блиндажда яшим. Без җиде кеше, барыбыз да ­Татарстаннан.   

Колючийның (бу Николай кушаматы) батальоны хәзерге вакытта оборонаның икенче сызыгында. Хезмәттәшләренә ул азык-төлекләр, су, сугыш кирәк-яраклары илтә. Һәм боларның барысы да диярлек дошман дроннарының өзлексез очып йөрүе ас­тында эшләнә. Николай әйтүенчә, алар бертуктаусыз очалар икән.   
– Куркыныч була, әл­бәттә. Ләкин дроннар һө­җүм иткән вакытта билгеле бер схема уйлап таптык: һичшиксез кабинадан чыгып, ышыклану урынына качарга кирәк. Снаряд­ларның минем машинага да эләккән чаклары булгалады, – дип сөйли Николай. 

Автомобилен төзәтү бе­лән ул үзе шөгыль­ләнә, те­ләсә нинди җимерек­лекне йомык күз белән диярлек көйли ала икән. 

Николай  хәрби бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен “Сугышчан батырлык өчен“ медале белән бүләкләнгән.

Кече Шәмәктә солдатны – әти-әнисе һәм ир туганнары, Казанда хатыны көтә, алар Николай махсус хәр­би операциягә китәргә бер­ничә көн кала өйләнеш­кәннәр. Якыннары борчыла, әлбәттә, аның һәрбер кайтуы алар өчен – зур бәйрәм.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев