Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
#БезненГеройлар

Осталыкларын күрсәттеләр

Тәтешлеләр махсус хәрби операция катнашучылары һәм ветераннары арасында узган “Абилимпикс-2026” һөнәри осталык буенча икенче чемпионат катнашучылары булды.

Казанда узган чарада Россиянең 86 төбәгеннән 600дән күбрәк конкурсант катнашты.

20 компетенциядә көч сынашкан 126 кешелек Татарстан җыелма командасы составында ике тәтешле дә бар иде. Аларның берсе – Алексей Симанов турында без газетабызда язган идек инде. Ул узган ел “Абилимпикс” чемпионатының төбәк һәм Бөтенроссия этап­ларында яхшы нәтиҗә күрсәткән иде. Алексей быел да, 2025 елдагы кебек, үз осталыгын “БПЛА операторы” компетенциясендә күрсәтте. Әлеге чемпионатта катнашу Руслан Меркиязов өчен беренче тапкыр. Ул эретеп ябыштыру эшендә көч сынашты.

– Чемпионатка кадәр ветераннарыбызны анда катнашуга әзерләү буенча зур эш алып барылды. Алексей Симанов үз остазлары җитәкчелегендә Тәтеш гражданнарны яклау көллияте базасында шөгыльләнде. Ул теорияне өйрәнде һәм аны гамәлдә кулланды. Руслан Меркиязов Чүпрәледәге тармак технологияләре техникумы базасында әзерләнде. Районыбызның ике вәкиле дә үз компетенцияләрендә лаеклы чыгыш ясады. Шуны билгеләп үтәргә кирәк: узган ел белән чагыштырганда, җиңүгә өметләнүчеләр саны сизелерлек артты, аларның һәрберсендә 70тән күбрәк конкурсант иде, димәк, көндәшлек тә катлауланды. Тәтешлеләр биремнәрне яхшы башкарып, ярымфиналга, аннары финалга уздылар. Ягъни Россиянең иң яхшы ун белгече исемлегенә керә алдылар. Нәтиҗәдә, Руслан Меркиязов белән Алексей Симанов үз компетенцияләрендә алтынчы урыннарны яуладылар. Ветераннарыбыз Татарстан командасының уртак эшенә лаеклы өлеш кертте, дип саныйм. Чемпионатта катнашучы һәркем үз сәләтен югары дәрәҗәдә күрсәтә алды, – диде Тәтеш районында “Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды филиалының социаль координаторы Радик Шәмсетдинов.

– Безнең өчен ветераннар белән аралашу мөһим. Мин үземнең частьтәге бергә хезмәт иткән иптәшемне очраттым, бу бик сөенечле булды. Чемпионатның үзе дә, концерт һәм экскурсия программалары да, безнең кебек үк ветераннар белән очрашулар да, барысы да миндә якты тәэсирләр калдырды, – дип уртаклашты Руслан Меркиязов.

Катнашучының икесе дә киләсе елга да “Аби­лимпикс”та катнашырга планлаштыра, аларның шулай ук алдагы тормышларында алган белем һәм күнекмәләрен ­куллану мөмкинлекләре бар.

Россия Президенты Владимир Путин боерыгы буенча уздырыла торган “Абилимпикс” чемпионатының төп максаты – махсус хәрби операциядә катнашучыларны комплекслы тернәкләндерүне тәэмин итү, ветераннарга һөнәри юнәлеш бирүдә, уңышлы эшкә урнашырга яки эшмәкәр буларак үзләрен гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирүче яңа һөнәрләр үзләштерүдә ярдәм итү.

фотоны Радик Шамсетдинов тәкъдим итте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев