Тәтеш районында Татарстанның МХО ветераннары Ассоциациясенең җирле бүлеге оештырылды.
Яңа структураның төп максаты – ветераннарны берләштерү генә түгел, ә хәрбиләргә ярдәм итү, аларның социаль җайлашуын тәэмин итү һәм яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү буенча системалы эш алып бару.

Татарстан Республикасы төбәк бүлеге составында МХО ветераннары Ассоциациясенең җирле бүлеген оештыру турында карар кабул ителгән җыелыш төрле буын ветераннарын: махсус хәрби операциядә катнашучыларны, Әфганстан сугышы ветераннарын, Төньяк Кавказдагы террорчылыкка каршы операцияләрдә һәм башка кораллы конфликтларда катнашучыларны, шулай ук ветераннар оешмалары вәкилләрен берләштерде.
– Ветераннар яшь буын өчен үрнәк булырга, аларны патриотлык рухында тәрбияләргә тиеш. Безнең районда оештырырга теләгән ветераннар оешмасы иң беренче чиратта нәкъ менә шушы вазифаны үтәргә – үз тәҗрибәләре турында мәктәпләрдә, балалар бакчаларында сөйләргә, яшьләргә тормышчан үрнәк күрсәтергә тиеш. Ветераннарны аерырга теләмәс идек – безнең бердәм оешма төзүебез хаклы. Ул ярдәм күрсәтә һәм патриотик тәрбия буенча эш алып бара алачак, – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасында “Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды филиалының Тәтеш районы социаль координаторы Радик Шәмсетдинов.

– Ассоциациянең төп бурычлары – хәрби хезмәттән кайтучы сугышчыларга ярдәм күрсәтү, “Ватанны саклаучылар” фонды һәм башка структуралар белән хезмәттәшлек итү, әмма шул ук вакытта хакимият органнарының эшен алыштырмау. Без МХО зонасыннан кайткан сугышчан иптәшләребезне беренче булып каршы алучы нәкъ менә шул “буфер зона” булырга тиеш, – дип ассызыклады Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасында МХО ветераннары Ассоциациясенең координация советы әгъзасы, махсус хәрби операциядә катнашкан Эдуард Шәрәфиев.
Ул хезмәтнең төп юнәлешләрен билгеләде: хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек итү һәм ветераннар арасыннан ирекле халык дружиналары оештыру; тормышта катлаулы хәлләргә юлыккан иптәшләргә ярдәм итү өчен озатып йөрүче белгечләр институтын булдыру; мәктәп укучылары белән эшләү өчен лекторлар төркемнәре әзерләү; шулай ук ветераннарның җәмгыятьтә уңай йөзен булдыру.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов әлеге инициативаны хуплады.
– Мәсьәләләрне коллегиаль рәвештә хәл итү һәм даими очрашулар үткәрү – чыннан да нәтиҗәле алым. Патриотик тәрбия – хезмәтебезнең иң мөһим юнәлешләренең берсе. Иң мөһиме – бүген без бер-беребезне ишеттек һәм барлык мәсьәләләрне дә конкрет рәвештә уртага салып сөйләшә алдык, дип саныйм. Тагын бер кат ассызыклыйсым килә: һәр МХО ветераны безнең аерым контрольдә. Моннан тыш, МХОда катнашучыларга районыбыз аграрийлары һәм халкы күрсәткән ярдәмне аерым билгеләп үтәсем килә. Бу – уртак эшебезгә чын мәгънәсендә зур өлеш.
Чын күңелемнән әйтәм: сез – чын геройлар. Бу гади сүзләр генә түгел, ә сезнең батырлыгыгызга карата ихлас хөрмәт, рәхмәтебезнең чагылышы, – дип мөрәҗәгать итте Рәмис Хатыйп улы залда утырган хәрби хәрәкәтләр ветераннарына.

Җыелыш нәтиҗәләре буенча оештыру мәсьәләләре дә хәл ителде. Махсус хәрби операциядә катнашкан Альберт Бәдртдинов хәрби хәрәкәтләр ветераннары Ассоциациясенең җирле бүлеге рәисе итеп сайланды. Идарә составына хәрби хәрәкәтләр ветераннары Юрий Савин, Александр Хазов, Андрей Кушагин, Алексей Ананьев, Александр Дубков, Юрий Калашников, Булат Хәбибуллин, шулай ук Татарстан Республикасында “Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды филиалының Тәтеш районы социаль координаторы Радик Шәмсетдинов керде.
Җирле бүлекнең оештырылуы – ветераннарга системалы ярдәм күрсәтү һәм буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту юлында чын мәгънәсендә мөһим адым.
Нет комментариев