Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
#БезненГеройлар

Танкка каршы дивизия командиры

Алмаз Салихов Олы Тормыда туа, мәктәптән соң Казан артиллерия училищесына укырга керә, аны 2011 елда тәмамлый һәм билгеләнеш буенча Амур өлкәсенә эләгә.

Ни өчен хәрби һөнәр сай­ладың дигән сорауга, ул тыйнак кына итеп болай ди: “Миңа һәрвакытта хәрби хезмәт ошый иде, гәрчә якын туганнар арасында хәрбиләр булмаса да”.

Алмазның кушаматы – Катунь, бу Алтай краендагы елга исеме. Җитәкчелек биргән исемлектә нәкъ тә шушы кушамат егеткә барыннан да бигрәк ошаган.

Махсус хәрби операциядә Алмаз 2022 елның 24 фев­раленнән, ягъни аның башыннан ук катнашкан. Хәрби частьнең даи­ми дислокация пунктына, Амур өлкәсенә, 2023 елның сентябрендә кайта һәм бүгенге көнгә кадәр шунда.

Катунь, хәрби һөнәрдәге күпчелек вәкилләр кебек, аз сүзле. Беренче көннәрдә махсус хәрби операциягә баргач, башымда төрле фикерләр булды, алга таба нәрсә булачагы турында солдатларның берсе дә уйлап та карамады, ди. 

Майор Алмаз Сали­ховның гомуми хезмәт стажы – 19 ел.

Теләсә кайсы хәрби хез­мәткәрнең тормышында кайчакларда алдан белеп булмый торган вакыйгалар килеп чыга, шуңа күрә туганнарының һәм якыннарының ярдәме һәрбер офицер өчен мөһим. Бүгенге көндә Амур  өлкәсендә Алмаз Салихов янында хатыны һәм тугыз яшьлек кызы бар.

Аның әтисе, Олы Тормы авыл җирлеге башлыгы Нияз Салихов әйтүенчә, улының һөнәр сайлавы унберенче сыйныфны тәмамлаганчы ук инде билгеле булган.

– Мин аны хупладым, чөнки ул вакытта мин мәктәптә военрук булып эшли идем. Ә менә хатыным беренче вакытларда каршы булды. Хәрби училищега кергәндә психолог белән әңгәмә узарга кирәк иде, ул һөнәргә ярак­лылыкны билгеләде. Алмаз белән сөйләшкәннән соң, психолог (ә ул шактый олы яшьтә иде) һөнәр сайлауда мондый ышанычлы егетләрне күптән күргәнем юк иде, диде. Шуңа күрә дә улымның дөрес сайлау ясавына шигем булмады, – дип сөйли Нияз Госман улы. – Махсус хәрби операция башланганда, Алмаз Беларусиядә өйрәнүләрдә иде.

Без 2022 елның 20 феврален­дә шалтыратып сөйләштек, аларның часте Амур өлкәсенә кайчан кайтырга җыенуын сорадым. Ләкин ул, тиздән түгелдер әле, диде. Махсус хәрби операциядә ул бер ел да сигез ай булды.

Алмаз Нияз улы туган авылы Олы Тормыга сирәк кайта. Бу аңлашыла да: Татарстаннан Амур өлкәсенә кадәр җиде мең чакрымнан артык, аның хезмәтен дә озакка калдыру мөмкинлеге юк. Ләкин танкка каршы дивизия командиры ата-анасының ярдәмен һәрчак тоя.

фотоны язма геройлары тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев