Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
#БезненГеройлар

Тәтешле: “Бирем бар икән – җыелабыз, барабыз, үтибез һәм кайтабыз”

Бүгенге басманың герое – махсус хәрби операциядә катнашучы Старина хәрби кушаматлы Тәтеш кешесе. Ир-егет исемен һәм фамилиясен күрсәтмәскә кушты.

Ул элемтәче, 24 яшендә гвардия лейтенанты дәрәҗә­сенә ия. Махсус хәрби опера­циядә ул узган елның октяб­реннән алып катнаша. 

– Мин Тәтештә тудым, шәһәрдәге 1нче урта мәк­тәптә укыдым. Үз педагогларым Наталья Анатольевна Горшкованы, Валентина Александровна Федорованы һәм беренче укытучым Наталья Николаевна Канаеваны рәхмәт сүзләре белән генә искә алам. 11нче сыйныфтан соң Жуков орденлы Череповец югары хәрби радиоэлектроника училищесына укырга кердем. Укырга кергәнче футбол, хоккей, баскетбол белән актив шөгыльләндем, – дип сөйли Старина. 

Һөнәр сайлаганда аның өчен өлкән абыйсы үрнәк булып торган, ул отставкадагы капитан, шулай ук хәрби училищены тәмамлаган. 

Биш ел укыганнан соң билгеләнеш буенча Россиянең көньягына, Ка­бардино-Бал­кариягә эләгә.

– Махсус хәрби операциягә эләккәч, башта бернәрсә дә аңлашылмады: яңа җирлек, яңа кешеләр. Ә безнең нинди эш эшләгәнебезне аңлагач, горурлык хисе кичердем, – дип билгеләп үтә Старина.

Контрактны ул хәрби училищеда курсант булган вакытта ук 10 елга төзи.

– Контракт буенча хез-­мәт­нең өстенлекләре күп. Хәзер, гомумән, контракт­ка кул куючыларга беренче хезмәт хакына кадәр миллионга якын акча килә. Контракт буенча хезмәт итүнең уңай яклары – яхшы акчалата тәэмин ителеш, хәрби хәрәкәтләр ветераны танык­лыгы, ташламалар һәм айлык түләүләр, лаеклы солдатлар дәүләт бүләкләре ала, бу да өстәмә түләүләр һәм пенсиягә өстәмә акча алырга мөмкинлек бирә, – ди Старина. – Дөресен генә әйткәндә, егетләр җитми. Хәзер хәрби хәрәкәтләрнең чынбарлыгы үзгәрде, техник күнекмәләр бик мөһим, барысы да диярлек автоматлаштырылган, ә белгечләр аз.

Егет төрле сынамышлар­га һәм очраклыкларга ышанмый, “Бирем бар икән – җыелабыз, барабыз, үтибез һәм кайтабыз”, ди.

фотоны Махсус хәрби операция сугышчысы тәкдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев