Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
#БезненГеройлар

Тәтешле «Фронтка ярдәм иткән өчен» медаль белән бүләкләнде

Элек Евгений озак вакытлар волонтерлык эшчәнлеге, махсус хәрби операция вакыйгаларын мәгълүмати яктырту белән шөгыльләнде һәм берничә тапкыр шәхсән безнең сугышчыларга турыдан-туры алгы сызыкка гуманитар ярдәм илтүдә катнашты.

Безнең элекке хезмәттәшебез Евгений Әхмәдуллин 3нче парашют-десант батальоны командованиесе карары нигезендә «Фронтка ярдәм иткән өчен» медале һәм 108нче десант-штурмы полкының 3нче парашют-десанты батальоны командиры вазифасын вакытлыча башкаручының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Элек Евгений озак вакытлар волонтерлык эшчәнлеге, махсус хәрби операция вакыйгаларын мәгълүмати яктырту белән шөгыльләнде һәм берничә тапкыр шәхсән безнең сугышчыларга турыдан-туры алгы сызыкка гуманитар ярдәм илтүдә катнашты.

Медаль һәм Рәхмәт хаты аның әти-әнисенә тапшырылды, чөнки күптән түгел ул үзе дә хәрби хезмәт узу турында контракт төзергә карар кабул итте һәм инде башка подразделение составында хәрби бурычларны үтәү өчен махсус хәрби операция зонасына китте.

Без аңа һәм бүгенге көндә Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклаучы барлык сугышчыларыбызга уңышлар, Җиңү яулап, исән-сау кайтуларын телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев