Үз бурычын намус белән үти
Олы Шәмәктә яшәүче гаилә махсус хәрби операциядә катнашучы уллары Валерий Кнайновның командованиесеннән Рәхмәт алган.
“Хөрмәтле Нина Валентиновна һәм Валерий Николаевич, Луганск хәрби частенең радиолокация ротасы сезгә улыгызга яхшы тәрбия биргәнегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерә, ул тирә-юньдәгеләр өчен үрнәк булып тора.
Улыгызның хәрби бурычын намус белән һәм кыю рәвештә үтәве турында сезгә горурланып хәбәр итәбез. Андый хәрби хезмәткәрләр ярдәмендә илебез куелган бурычларны үтәргә сәләтле бердәм дәүләт буларак яшәячәк”, – диелә хатта.
Солдатның әти-әнисе безгә уллары Валерийның авыл хуҗалыгы техникумында укып чыгуы турында сөйләделәр. Ул армиядә Мәскәү өлкәсендә, космик гаскәрләрдә хезмәт иткән.
– Ул 2022 елның июнендә контракт төзеде. Без аңа үз тормышында шундый мөһим карар кабул итәр алдыннан башта яхшылап уйларга киңәш иттек, ләкин ул үз фикерендә калды. Октябрьдә ул Ростов өлкәсенә, ә аннары Луганскига китте. Улыбыз радиолокация станциясендә өлкән оператор булып хезмәт итә. Мөмкинлеге булганда шалтыратырга тырыша. Хәрби хәрәкәтләр турында берни дә сөйләми, һәрвакыт барысы да яхшы дип тынычландыра. Без аңа посылкалар җибәрәбез, ул күчтәнәчләрен дуслары белән дә бүлешә, алардан сәламнәр һәм сый-нигъмәтләр өчен рәхмәт сүзләре тапшыра. Үзенең һәм хезмәттәшләренең кәефе яхшы, ди. Узган елны ул өйдә ялда булып китте, бу безнең барлык туган-тумачалар өчен зур бәйрәм булды. Быел да ул безнең янда булып китәр дип көтәбез, – дип уртаклашты хәрби хезмәткәрнең әти-әнисе.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев