Ватанга хезмәт итү – ир-егет өчен дәрәҗә
Килдеш авыл җирлеге башлыгы Виктор Семеновичның улы ефрейтор Максим Исаев контракт буенча хезмәт итә.
– Ватанга хезмәт итүне ир-егет өчен дәрәҗә дип саныйм. Институтны тәмамлаганнан соң, 2018 елда мин РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзергә булдым. Элемтәче белгечлеге алдым һәм Самара өлкәсенә җибәрелдем. Махсус хәрби операция башланыр алдыннан, 2021 елда, мин тынычлык урнаштыру миссиясе белән Таулы Карабахта булдым.
Махсус операция вакытында без артиллерия гаскәрләрен, командующий составны элемтә белән тәэмин итү вазифаларын башкардык. Мин координатлар кабул иттем, бу мәгълүматлар артиллериячеләргә кая атарга, аларга нинди снарядлар кулланырга кирәклеген белү өчен җибәрелде. Дошман сөйләшүләрен тыңлау буенча да эшләдек. Әгәр хәбәрдә аның нинди координатлар буенча атуын ишетсәк, һөҗүм ясалачагын шунда ук безнең яки күрше бригадага хәбәр иттек. Шулай ук командирларның барлык докладларын кабул иттек һәм командованиенең өлкәнрәк составына җиткердек.
Тыныч халык турында шуны әйтәм, без кемнәрне генә очратсак та, аларның барысы да безне яхшы кабул иттеләр. Безгә тәэмин итү линиясе буенча бирелгән азык-төлекне без балалы гаиләләр, өлкәннәр белән бүлешергә тырыштык. Гаилә белән элемтәдә булу мөмкинлеге бик аз иде. Бары тик чик буенда, зыян килгән БТРны төзәттерергә кирәк булганда гына шалтырата алдым.
Минем беренче контрактым 2022 елның ноябрендә тәмамланды, ә 2023 елда мин яңа контракт имзаладым һәм Казанда Росгвардиядә хезмәт итә башладым. Шулай ук махсус хәрби операциягә дә бардым. Без тормышны тәэмин итүнең мөһим объектларын, аерым алганда, электр подстанцияләрен саклауны тәэмин итү вазифасы белән шөгыльләндек. Дошман дроннар җибәргән очракта, без аларны эштән чыгарырга тиеш идек. Безнең система пилотсыз очу аппаратларын табуның ике чакрым радиусында эшләде. Әгәр система аппаратны сүндерә алмаса, гадәттә ату коралы кулланылды.
Хезмәт иткәндә контракт төзеп, дөрес эшләдем, дип уйлыйм.
Әлбәттә, һәркем тынычлык тели, шулай да барыннан да элек үз Ватаныңның мәнфәгатьләрен якларга, дошманга һәрвакыт оешкан төстә каршылык күрсәтергә кирәк, – дип белдерде ышанычлы итеп Максим Исаев.
фотоны язма геройлары тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев