Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
#БезненГеройлар

Хәрби бурычны берүзе үтәгән

Кемнәр соң алар, махсус хәрби операция батырлары? Гап-гади ир-егетләр, МХО башланганчы алар белем алганнар, армиядә хезмәт иткәннәр, эшләгәннәр, әмма өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң, читтә кала алмаганнар.

Иван Макаров Тәтештә туып-үсә, шәһәрдәге 1нче урта  мәктәпне тәмамлый, стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә шофер вазифасында хезмәт итә һәм махсус хәрби операция башланганчы сату өлкәсендә төбәк менеджеры булып эшли.

– Махсус хәрби операция башланганнан бирле мин аның барышын җен­тек­ләп күзәттем, дәүләт мән­фәгатьләрен яклау­чы сугышчылар өчен борчылдым. Ә өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң, 2022 елның сентябрендә, үз теләгем белән хәрби комиссариатка бардым. Яшеренмәдем яки кая­дыр китмәдем, чөнки минем бабам бөтен Бөек Ватан сугышын узган, хәзерге көндә дә нацистлар куркыныч тудыра, – дип сөйли Иван, махсус хәрби операциягә эләгүе турында. – Яшермим, куркыныч иде. Хәзер дә куркыныч булгалый, чөнки мин бүлек командиры, үз кул астымдагылар өчен башым белән җавап бирәм, чөнки аларның гомерләре минем боерыкларыма бәйле. Дош­ман снаряды яки пулясы кая очачагын беркем дә белми. Мин куркуны табигый дип саныйм, ә менә куркаклык һәм ахмаклык сугыш шартларында урынлы түгел: кирәкмәгән җирдә күренеп йөрергә, җирдә яткан бар нәрсәне дә кулга алырга ярамый.

Күптән түгел Иван Макаров дәүләт бүләге – Жуков медале белән бүләкләнә. Дош­ман позицияләренә һөҗүм иткәндә командирдан хәрби боерык килә. Аны башкарганда ул яралана, әмма, моңа да карамас­тан, дошманның туктаусыз уты астында, Иван берүзе куелган хәрби бурычны үти. 

Мин еш кына махсус хәрби операциядә катнашучыларга төрле сынамышларга ышанасызмы, саклаучы бөтиләре­гез бармы дигән сорауларны бирәм. Мин бу хакта Иваннан да сорадым.

– Мин андый әйберләргә ышанмыйм, бөтиләрем дә юк, – дип җавап бирде ул. – Минемчә, авыр сугыш шартларында иң мөһиме – игътибарлы һәм һәрвакыт уяу булу, җиңүгә ышану. Шәхсән мин һәрвакыт яхшыга гына өметләнәм, чөнки өйдә туганнарым һәм якыннарым көтә.
Әңгәмә ахырында Иван, ул хезмәт иткән подраз­деление солдатлары исе­меннән, район халкына гуманитар яр­дәм җибәргәннәре өчен һәм аны җыюны оештырган “Ана йөрәге” төр­кеме­нә зур рәх­мәт сүзләрен җиткерүне ­сорады.

фотоны Иван Макаров тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев