Рецепт: Скумбрияле винегрет
Салкын ысул белән ысланган 300 грамм кылчыксыз скумбрия балыгы, 2 пешкән чөгендер, 2 яшел алма һәм тозлы кыяр, яшел тәмләткечләр, майонез кирәк. Алманы һәм чөгендерне чистартырга. Барлык ризыкларны бер үк зурлыкта турарга. Барысын бергә майонез белән болгатырга. Вакланган яшел тәмләткечләр сибәргә.