Конкурс «Чыршыкай, яшә»
Җәмгыять

Конкурс «Чыршыкай, яшә»

Конкурста 85 гаилә катнашты.

(Тәтеш,  3 гыйнвар, "Тәтеш таңнары"). Декабрь аенда Тәтеш шәһәре катнаш төрдәге “Әкият”  балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр гаиләләре арасында  «Чыршыкай, яшә» дип аталган ташландык материаллардан ясалган иҗади эшләр конкурсы узды.

Бу конкурсның максаты-чыршыларны кисү проблемасына һәм ташландык материалны икенчел куллану проблемасына игътибар җәлеп итү.

Конкурста 85 гаилә катнашты.

Ата-аналар чыршылар ясауга иҗади якын килделәр, фантазия һәм осталык күрсәттеләр. Чыршылар төрледән-төрле:кәнфит кәгазеннән, җептән, макулатура, металл элементлардан, пластик савыт-сабадан, тукыма калдыкларыннан һәм башка бик күп ташландык материаллардан килеп чыктылар.

Жюри өч призлы урын һәм төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне билгеләде.


Нет комментариев