Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

2021 елга орлыклар чәчү һәм рассадалар утырту календаре

Үзләренең җир кишәрлекләренә төрле әйберләр чәчәргә һәм утыртырга, үстерергә җыенган яшелчәчеләр һәм бакчачылар өчен быелның чираттагы сезоны әзерлек чараларыннан, орлыклар сатып алудан башлана.

(Тәтеш, 13 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Яшелчә үстерүчеләргә яхшы уңыш җыеп алыр өчен ярдәмгә ай календаре киләчәк.

Сезгә орлыкларны кайсы вакытта чәчәргә һәм аеруча да киң таралган культуралар рассадасын кайчан утыртырга икәнлеген, шуның белән чагыштырырга тәкъдим итәбез.

Орлыклар чәчү. Уңышлы көннәр: 17дән 26 гыйнварга кадәр (13 һәм 28 гыйнвар – чәчү, утырту, күчереп утырту өчен кулай түгел), 14тән 24 февральгә кадәр (11 һәм 27 – кулай түгел), 17дән 25 мартка кадәр (13 һәм 28 – кулай түгел), 16дан 24 апрельгә кадәр (12 һәм 27се – кулай түгел), – помидор, татлы, ачы борыч, баклажан, кәбестә; 16-24 – кабаклылар, 18-23 – кузаклылар, 1-8, 31 май (11 һәм 26 – кулай түгел) – бәрәңге, суганнар; 15тән 23 майга кадәр (11 һәм 26 – кулай түгел) – помидор, татлы, ачы борыч, баклажан, кабаклар, 16-22 – кузаклылар.

Ачык туфракка рассадалар утырту күп яктан аның кайчан чәчелүенә, шулай ук һава торышы шартларына бәйле: баклажаннар – 25-5 июнь; борычлар – 20 май – 5 июнь; помидор – 15 май – 5 июнь; кыяр – 25 май – 10 июнь; кабаклар, кәбестә – 20-31 май; суган – 25 апрель – 15 май.  
фото: архив/Аванград

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев