Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Ак тәнле, һай, бигрәк тәмле бәрәңге

Көз җитте. Халык бакчаларындагы күз карасыдай үстергән мул уңышны җыеп ала башлады.

(Тәтеш, 7 сентябрь, "Тәтеш таңнары", Сания Сәмигуллина (автор фотосы)). Кояшлы көннәргә сөенгән кешеләр ашыгып икен­че икмәк – бәрәңгене урнаштырып калырга тырыша. Әлеге уңайдан без шәһәр һәм район авылларында яшәүчеләр белән әңгәмә кордык. 

“Быел бәрәңге үткән елгы белән чагыштырганда ике тапкырга күп. Бакчабыз зур түгел, шуңа күрә казып алдык. И-и-и, чүпләп бетерә торган түгел, сокланып туялмаслык. Үзләре эре, вагы бик күп түгел, шуннан идән астына да салдык, базга да әллә никадәр тутырдык. Әле тагын туганнарга, балаларга күчтәнәчкә дә өләштек. Черемәсен генә инде, рәхәтен күрергә язсын”, – диделәр Тормы кешеләре.

“Без бәрәңгене сөенә-сөенә чүпләдек. “Ак тәнле, һай, биг­рәк тәмле бәрәңге” дигән җыр сүзләрен көйли-көйли эшләдек. Шулкадәрле муллыкка ничек шатланмыйсың?! Ел да бу кадәр җыеп алганыбыз юк иде, быел, шөкер, таң калырлык уңыш җыеп алдык. Берникадәрен сатарбыз дип торабыз, кайда урнаштырып бетермәк кирәк. Чәчүлекне аерып, яңадан бер кат карап чыгарга җыенабыз. Шуннан соң бәрәңгедән рәхәтләнеп төрле ризыклар пешереп, сыйланасы кала. Сез, гәҗитчеләр дә, безгә, хуҗабикәләр өчен үзенчәлекле аш-су серләре белән уртаклашсагыз иде. Без аларны яраткан “Тәтеш таңнары”ннан гел карап барабыз. Аннары шул тәмлүшкәләрне пешереп, өйдәгеләрне дә сыйлыйбыз. Уңышлар сезгә”, – диде сораштыру барышында Тәтештән ­Гөлзифа апа. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев