Августның беренче көнендә яңгыр яуса, көз елак
Файдалы киңәшләр

Августның беренче көнендә яңгыр яуса, көз елак

Халык сынамышлары.

(Тәтеш, 4 август, "Тәтеш таңнары").

*Августның беренче көнендә яңгыр яуса, көз елак, коры булса – көз дә шундый килә.

*Августның икесендә коры булса, алты атна буе шундый һава торышы сакланыр. Әгәр яңгыр яуса, алты атна тоташ яңгыр явар.

*Өчесендә яшенле яңгыр яуса, боз да көтегез. 

*Дүрт августта кичке томан җир өстенә җәелсә, эссе көннәр киләчәк. 

*Август бишесендә күктә каурыйсыман болытлар күренсә, көннәр суыта. 

*Алтысында күке түбәннән очса – яңгырга.

*Августның җидесендә суык булса, кыш шундый булыр.

*Томан озак таралмый торса – аяз көнгә.

*Август яңгырсыз килсә, җылы һәм коры көзгә.

*Августта бәс төшсә, иртә кышка ишарә.

*Августта берничә тапкыр яшен булса, көз озак булыр. 

*Каенда сары яфраклар күп булса, көз иртә килер.


Нет комментариев