Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Августның егерме берендә көчле җил булса, атна-ун көн җилле булыр

Августның егерме икесендә чык күп төшкән саен, иртәгесе көн шуның кадәр эссерәк булыр.

 (Тәтеш, 23 август, "Тәтеш таңнары").  
Августның егерме өчендә елга-күлләрдәге су тын торса, кыш тыныч, бурансыз килер. Көн уртасында дулкыннар күренсә, кыш суык булыр. 

Августның егерме дүртендә кояш чыкканда яңгыр яуса, ул берничә көнгә сузылыр.

Августның егерме бишендә яңгыр яуса, “әбиләр чуа­гы” кыска булыр. Җылы һәм аяз булса, ак гөмбә уңар.

Августның егерме алтысында төне буе ябалак кычкырса, һава торышы үзгәрер. 

Августның егерме җидесендә йомшак җил иссә –аяз көзгә. Җил дуласа, сентябрь салкын һәм елак булыр.

Августның егерме сигезендә көн матур торса,  сентябрь урталары яңгырлы булыр.

Август азагында  торналар китеп бетсә, Покрауга салкынайтыр. 

Августның утызында чикләвек уңышы яхшы булса, киләсе елга арыш уңар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев