Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Бакчада кыяр өлгерде

    Бакчада кыяр өлгерде, аларны кышка дип тозлар өчен рецепт тәкъдим итәбез

    (Тәтеш, 13 июль, "Тәтеш таннары").  Стерильләштерелгән 3 литрлы банканың төбенә лавр, карлыган, чия яфраклары, укроп, 2-3 төш сарымсак салып, уртача зурлыктагы кыярларны тутырабыз. Шуның өстенә кайнап чыккан су коябыз. Биш минуттан соң суны кәстрүлгә бушатабыз һәм 2 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, 1 лавр яфрагы, 5-6 кара борыч, 3-4 канәфер салып кайнатып чыгарабыз.

    Маринадка 1 чәй кашыгы лимон кислотасы яки 1 чәй кашыгы уксус кислотасын уттан алгач кәстрүлгә салырга кирәк. Аннан соң чәй кашыгының очы белән генә төелгән кызыл борыч салабыз да банканы капкачлап төреп куябыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: