Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • БАВЫРДАН САЛАТ

    Кирәкле әйберләр: майонез – 190 грамм. Маринадлаган вак кыяр – 10 данә. Тавык бавыры – 345 грамм. Йомырка – 5. Кишер, суган – 4әр.

    (Тәтеш, 27 декабрь, "Тәтеш таңнары"). 
    Кирәкле әйберләр: майонез – 190 грамм. Маринадлаган вак кыяр – 10 данә. Тавык бавыры – 345 грамм. Йомырка – 5. Кишер, суган – 4әр.

    Пешкән бавырны саламлап, кыярны вак кына итеп шакмаклап ­турыйбыз. 

    Пешкән кишерне эре угычтан уабыз. Вак итеп туралган суганны алтынсу төскә кергәнче майда кыз­дырабыз. Йомырканы пешереп, агын сарысыннан аерабыз да эре угычтан уабыз. Озынча савытка ризыкларның яртылаш итеп катламлап тезәбез: бавыр, суган, кыяр, кишер, йомырка агы... 

    Һәр катламнан соң майонез сылыйбыз. Өстен вак угычтан уылган йомырка сарысы белән бизәп куябыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: