Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Бик тәмле җәйге салат

Кирәк булачак: 300 грамм тавыкның түш ите, 400 грамм черри помидоры, 500 грамм пекин кәбестәсе,    400 грамм татлы борыч, 200 грамм фета сыры, сохари, майонез, тәменчә тоз, борыч.

Бик тәмле җәйге салат

Кирәк булачак: 300 грамм тавыкның түш ите, 400 грамм черри помидоры, 500 грамм пекин кәбестәсе,  400 грамм татлы борыч, 200 грамм фета сыры, сохари, майонез, тәменчә тоз, борыч.
Әзерләү тәртибе: тавыкның түш итен уртача зурлыкта турыйбыз да, махсус тавык ите өчен  пап­рикалы тәмләткечтә әвәләп, табада ике ягын да кыздырабыз. Сохари түбәндәгечә әзерләнә: ипине шакмаклап турап, 15-20 минут дәвамында газ мичендә кыздырып алабыз. Пекин кәбестәсе, татлы борыч, кыздырылган тавык итен – озынча итеп, фета сырын – шакмаклап, черри помидорын яртылаш итеп турыйбыз. Барысын да тирән эчле савытка салып, тоз, борыч, майонез өстәп болгатабыз. Сохарины табынга куяр алдыннан гына салатка өстибез.
фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев